Вәгыйзь Шәйхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәгыйзь Шәйхетдинов latin yazuında])
Вәгыйзь Шәйхетдинов
Туган 8 март 1955(1955-03-08) (69 яшь)
Кәпәй-Кобау, Бүздәк районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре рәссам

Вәгыйзь Шәйхетдинов (1955 елда туа) — Башкортстанның атказанган рәссамы (2012), ССРБ Рәссамнар берлегенең яшьләр бүлеге әгъзасы (1986), РФ Рәссамнар союзы әгъзасы (1995). Рәссам Вәкил Шәйхетдиновның энесе.

35 еллык иҗат гомерендә төрле шәһәрләрдә дистәдән артык шәхси күргәзмәсен оештырды ул.

Вәгыйзь әфәнде 1995 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. 2005 елда аңа Башкортстанның атказанган рәссамы исеме бирелде. Күпкырлы талант иясе рәсем сәнгатенең барлык жанрларында да уңышлы эшли. Элекке елларда аеруча табигать күренешләрен, натюрмортларны төшерүгә өстенлек бирсә, соңгы елларда исә үзен бик оста портретлар язучы итеп тә танытты.

Табигать күренешләрен елның төрле фасылларында төшерергә ярата талант иясе. Моның өчен ул Башкортстанның искиткеч матур районнары булган Белорет, Бөрҗән, Әбҗәлил якларына да сәяхәт итә. Аның әсәрләренең милли рухлы булуы. Картиналарында татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреш кирәк-яраклары бар гүзәллегендә чагылыш таба.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхетдинов Вәгыйз Гайнелгыйлем улы 1955 елның 8 мартында БАССР-ның Бүздәк районы татар авылы Кәпәй-Кобауда туа. Мәктәп елларында ук рәсем төшерү белән мавыга. Шуңа күрә Башкорт дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетына укырга керә.

1980 елда Уфа шәһәрендә БДПИ-ның художество-графика факультетында рәсем сәнгате буенча диплом яклый. Һәм шул елдан алып – республика, зона, төбәк, Бөтенрусия, Бөтенсоюз, чит ил, халыкара (20-дән артык) күргәзмәләрдә (Октябрьски, Уфа, Казан, Чабаксар, Лефкос – Кипр) катнаша. Рәссамның картиналары М. В. Нестерев исемендәге Башкорт дәүләт художество музеенда, Уфа шәһәр мэриясе галереясендә, Мәскәүдә Геология министрлыгында, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтаенда, БР Эчке эшләр министрлыгы музеенда, Рудольф Нуриев музеенда (Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры), «Нур» театры музеенда, БДУ-ның портретлар галереясында, Бүздәк районы музеенда, Парижда ЮНЕСКО-ның штаб-фатирында[1], Кипрның Лефкос шәһәрендәге Хәзерге заман сәнгать музеенда (Никосия)[2] һәм Россия, Германия, Төркия, Югославия, Франция[3] илләренең шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана. “Урал” фонды рәссамның художество эшләреннән тупланган юбилей альбомы нәшер итте. Анда кеше язмышлары тарихы, туган як матурлыгы чагыла[4]. Вәгыйз Шәйхетдиновның иртә эшләре абстракциягә ныграк тартылса, соңрак иҗатында ул тормыш чынбарлыгына мөрәҗәгать итә[5]. Әлеге вакытта Уфада яши һәм эшли.

Сайланма хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Автопортрет” (1979), “Әни портреты” (1985), “Әти портреты” (1985), “Мирас” (1988), “”Кандракүл. Суык һәм кояш” (2002), “Авылым” (2005), “Сипайлово тавы” (2012), “Шиханнар” (2008), “65-нче бәйрәм” (2010), “Перекати поле” (2007), “Рудольф Нуриев. Кайту” диптихы (2012) һәм башкалар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 ел – художество бизәү өчен СССР Геология министрлыгы Рәхмәт хаты.

2006 ел – “Кандракүл. Салкын һәм кояш” картинасы өчен Россия Рәссамнар берлеге дипломы.

2008 ел – “Җәйге көн” картинасы өчен Россия Рәссамнар берлеге дипломы.

- Бөтендөнья татарлары конгрессының Рәхмәт хаты, Казан.

2009 ел – портретлар сериясе өчен “БР буенча Эчке эшләр министрлыгына 90 ел” истәлекле медале.

- БР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты.

2012 ел – Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы дипломы, “Россия Рәссамнар берлеге” Башкортстан бүлекчәсенең “Төньяк амурлары” картинасы өчен дипломы.

- Башкортстанның атказанган рәссамы.

- “Россия Рәссамнар берлеге” Ырынбур бүлекчәсенең һәм Мәдәният министрлыгының дипломы.

- БР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты.

• 2015 ел – БР Эчке эшләр министрлыгының Мактау кәгазе.

2019 ел – “Көмеш ачкыч” премиясе (Кипрның Якын Көнчыгыш университеты), Лефкос шәһәре.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]