Вәсилә Фәттахова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәсилә Фәттахова latin yazuında])
Вәсилә Фәттахова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Вәсилә Разиф кызы Фәттахова

Туу көне

31 декабрь 1979(1979-12-31)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Белорет

Үлү көне

26 гыйнвар 2016(2016-01-26) (36 яшь)

Үлү урыны

РФ, БР, Уфа

Җирләнгән:

Уфа

Эшчәнлек еллары

1999―2016

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

«Татар җыры-2008» лауреаты
Татарстанның атказанган артисты
Башкортстанның атказанган артисты

Вәсилә Разиф кызы Фәттахова (рус. Василя Фаттахова, 19792016) — Башкортстанда яшәгән танылган татар җырчысы. Урал Рәшитов көенә язылган «Туган як» җырын[1] һәм Айдар Галимов белән берлектә «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җырын башкаруы белән танылган. Татарстанның (2015 [2]) һәм Башкортстанның (2015 [3]) атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа.

Мәктәптә укыган елларында Вәсилә Фәттәхованың җырчылык таланты ачыла. Шул елларда урта мәктәп белән беррәттән музыка мәктәбендә белем ала. Аннан соң Учалы шәһәрендәге музыка училищесында музыкага өйрәнә.

1999 елны Уфага килгәч Вәсиләнең үзенчәлекле моңлы тавышын ишеткән Айдар Галимов аны үз театр-студиясенә эшкә ала.

2007 елда, биш ел тәнәфестән соң, Вәсилә Фәттахова яңадан сәхнәгә кайта. Өр-яңа мәдәни программасын әзерләп бетереп, республика районнарында иҗат сәфәрен башлап җибәрә[4]

2008 елда, 10 елга диярлек соңарып, «Туган як» җыры өчен Татар җыры-2008 конкурсында лауреат итеп таныла.

2007 елдан Илгиз Габдерәкыйповта кияүдә була. 2011 елда уллары Кәрим дөньяга килә. 2015 елның декабрендә кызлары Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат була[5][6].

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Туган як» җырының язылу тарихын кара: «Акчарлак», № 52, 29.12.2016, 3нче биттә
  2. Удостоверение заслуженного артиста Татарстана вручено 5 декабря 2015 года в Казани: Вәсилә Фәттахова Татарстанның атказанган артисты булды
  3. Указ Главы Республики Башкортостан от 20 августа 2015 года № УГ-192 «О присвоении почетных званий Республики Башкортостан».
  4. Башкортстандагы танылган яшь татар җырчысы Вәсилә Фаттахова яңа программа тәкъдим итә, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-11-12 
  5. Җырчы Вәсилә Фәттахова вафат булды
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-02-03, retrieved 2016-01-26 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]