Габдрахман Хәбибуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Хәбибуллин latin yazuında])
Габдрахман Хәбибуллин
Тулы исеме

Габдрахман Сөләйман улы Хәбибуллин

Туу көне

25 декабрь 1902(1902-12-25)

Туу урыны

Тум, Тум губернасы

Үлү көне

19 сентябрь 1969(1969-09-19) (66 яшь)

Үлү урыны

Уфа

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

опера җырчысы (бас)

Моң

бас[d]

Бүләкләр

Ленин ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены Мактау билгесе ордены

Габдрахман Хәбибуллин – Башкортстанның опера җырчысы.

Тәрҗемәи хәл һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Булачак җырчы 1903 елның гыйнварында Тум шәһәрендә унике балалы ярлы татар гаиләсендә туган. Габдрахман мәктәптә һәм рабфакта укыганда туган шәһәренең татар клубындагы үзешчәннәр түгәрәгендә җырлый. Ерак Көнчыгышта әрмедә хезмәт иткәндә һич курку белмәве белән аерылып тора, Манҗурия чигендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, командованиенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Новосибирскида алты айлык курслар тәмамлап, агитбригада җитәкчесе буларак, Себер авылларында концерт куеп йөри. Менә шунда татар халкының сөекле җырчысы һәм булачак композиторы Сара Садыйкова белән очрашу Габдрахманның арытабангы язмышын хәл итә. Бу урында Сара апаның кызы — балерина Әлфия Айдарская китабыннан бер өзек китерү урынлы булыр:

« Татар һәм башкорт сәхнәсенең танылган күп осталары иҗади тормышын Мәскәү дәүләт татар эшче театрында башлый: Александр Ключарев, Газиз Әлмөхәммәтов, Габдрахман Хәбибуллин. Әнием Себер буйлап йөргәндә, үзе әйтмешли, “искиткеч куәтле һәм сутлы” бас табып кайта. »

Шунда ук “үзебезнең Шаляпин” дип йөртелә башлаган Габдрахман Хәбибуллин Сара Садыйкова бригадасында бераз эшләгәч, Мәскәү татар театры труппасына кабул ителә һәм төп спектакльләргә кертелә. “Галиябану” драмасында Хәлилне уйный башлый. Оркестрның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры Александр Ключарев була.

Габдрахманның юлына Ходай кешелекле, ярдәмчел затларны чыгарып тора. Мәсәлән, Муса Җәлил белән очрашуы, озакка сузылган дуслыгы Тум егетенең иҗади шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый. 1932 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә башкорт студиясе ачылып, Мусаның киңәше буенча Габдрахман шунда укырга керә. Булачак герой-шагыйрь дустының укуын да, сәхнә эшчәнлеген дә игътибарыннан читтә калдырмый. 1934 елдагы бер концерттан соң “Коммунист” гәзитендә ул болай дип яза:

« “Тыңлаучылар яраткан җырчысының чыгуын көтә. Менә ул күренә. Һәрвакыттагыча алчак, кыю. Дәртле һәм эре адымнар белән ул сәхнә уртасына чыга. Гадәттәгечә, сизелер-сизелмәс кенә елмая. Ул арада залны аның куәтле тавышы яңгырата башлый... Ул патриотик җыр башкара. Ул җыр чираттагыларның берсе генә түгел. Аның җыры — йөрәктән чыккан ант шикелле”. »

Габдрахман Хәбибуллин алдынгы студентлар исәбендә йөри.

Студиядә укулар тәмамлангач, тугыз яшь җырчы Уфага кайтып, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына нигез салу эшенә тотына. Театр 1938 елның 14 декабрендә итальян композиторы Паизиеллоның “Тегермәнченең гүзәл кызы” спектакле белән ачыла. Габдрахман Хәбибуллин анда өстенә фрак, башына ак пудра сибелгән парик кигән азгын судья Кнолле образында тәүге тапкыр Уфа сәхнәсенә чыга. Арытаба Мәсәлим Вәлиевның “Сакмар”ындагы урта хәлле крестьян Серлебай партиясе дә тамашачыларга ошый. Менә шулай ул опера классикасы һәм милли опера дөньясына кереп чума. Шушы ике иҗади чыганак Хәбибуллинның арытабангы артистлык үсешен билгели дә инде.

Артистның осталыгы спектакльдән-спектакльгә үсә. Театрның беренче уңыштан рухланган яшь коллективы опера классикасының иң яхшы әсәрләре өстендә эшли башлый. “Су анасы”, “Риголетто”, “Евгений Онегин”, “Кармен” — болар кичәге консерватория студентының тәүге иҗат җимешләре.

Г. Хәбибуллин башкорт операларындагы барлык бас партияләрен беренче башкаручы була. Заһир ИсмәгыйлевныңСалават Юлаев”ындагы Юлай Азналин артистның иң уңышлы рольләренең берсе. Композитор аны Хәбибуллинның тавышын исәпкә алып язган.

1955 елда Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате декадасы зур уңыш белән үтә. Башкала тамашачысы Хәбибуллинны да җылы кабул итә. “Советская культура” гәзитенең 31 май санында басылып чыккан “Халык герое турында опера” дигән мәкаләдә аның турында болай язалар: “Салаватның әтисе Юлай образын башкорт опера сәхнәсенең күренекле остасы Г. Хәбибуллин иҗат иткән. Спектакльдә халык арасыннан чыккан кешенең патша Екатерина IIнең гаделлегенә ышанудан алып Пугачев восстаниесендә актив катнашуга кадәр үткән юлы ышандырырлык бирелгән”.

Габдрахман Хәбибуллинның персонажлары бер-берсеннән аерылып тора. Җырчы төрле сыйфатларга керү сәләтенә ия. Заһир Исмәгыйлевның “Кодача” музыкаль комедиясендә Мөхәммәтша мулланы ул үзенчәлекле юмор белән башкара. Артист үзе тудырган образларның тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар бирә.

Балкып торган артистлык таланты җырчыга төрле пландагы образлар тудырырга нык ярдәм итә (Шайморатов генерал). Аңа драматик, хәтта трагик (операларда), шулай ук комик персонажларны сокландыргыч уйнау бәхете тия. Опера партияләрендә драматизм белән тетрәндерә. Артист үзе башкарган рольләрнең (партияләрнең) милли үзенчәлекләрен тирәнтен тоя. Оперетталарда һәм комедияләрдә дә артист гаять зур канәгатьләнү белән уйный һәм җырлый.

“Кенәз Игорь”, “Аршин мал Алан”, “Сакмар” һәм башка бик күп спектакльләрдә бер-берсенә охшамаган, онытылмаслык образлар тудыра. Кончак хан партиясендә (“Кенәз Игорь”) Габдрахман Хәбибуллинның вокаль-драматик сәләте тагын да ачыграк чагыла. Иркен һәм матур тавыш, сәхнәдә үзен табигый тоту, килешле грим һәм кием аңа Кончак образын тулы ачарга мөмкинлек бирә. Яшь әфисәр Цунига (“Кармен”) образын да Хәбибуллинның иң яхшы иҗат эше дип карарга мөмкин. Аязгол партиясе (З. Исмәгыйлев, “Шәүрә”) җырчының соңгы эшләренең берсе. Артист намуслы һәм изге күңелле карт көтүчене халыкның зур рухи сыйфатларга ия булган акыллы вәкиле итеп күрсәтә.

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында 32 ел эшләү чорында Хәбибуллин опера спектакльләрендә төрле характерлы кырыклап образ иҗат итә. Ул яхшы вокаль мәктәп үтә. Аның тавышы йомшак тембрлы, киң диапазонлы калын бас. Җырчы бик ачык дикцияле була, тамашачылар аны тәэсирле хәрәкәтле, менә дигән драматик сәләткә ия буларак хәтерли.

Җырчының концерт программасы да бай һәм күпьяклы була: опералардан арияләр, романслар, җырлар. Башкорт композиторлары җырларын аеруча күп җырлый. Ә алар, үз чиратында, вокаль әсәрләрен һәм бас партияләрен аның бай башкару мөмкинлекләренә исәп тотып язалар. Аның диапазонын, актерлык мөмкинлекләрен, темпераментын күздә тотканнар. Башкортстан радиосында данлы җырчының байтак язмалары сакланган. Заһир Исмәгыйлев, Таһир Кәримов, Рәфыйк Сәлмәнов җырлары... Халык җырлары да күп. Башкортның “Азамат”, “Ирәндек”, “Сыр-Дәрья”, татарның “Рәйхан”, “Иске кара урман”, Сибелә чәчәк”, “Таң атканда” җырлары. Өлкән буын музыка сөючеләр Т. Кәримовның “Әйдә, җиңгә, биеп кал”, “Гөлчирәнең сөйгәне”, З. Исмәгыйлевның “Грузин чәе”, “Ләлә” җырларын ничек башкарганын хәтерли. Р. Сәлмәнов үзенең “Чаган”, “Картлар җыры”н махсус рәвештә Хәбибуллинга тәгаенләп язган.

Мәшһүр җырчыга 1942 елда — “БАССРның атказанган артисты”, 1947 елда — “БАССРның халык артисты”, 1949 елда — “РСФСРның атказанган артисты”, 1955 елда “РСФСРның халык артисты” дигән югары исемнәр бирелә. Хөкүмәт аны Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкли.

Габдрахман Сөләйман улы Хәбибуллин 1969 елның 19 сентябрендә Уфада вафат булды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]