Гавань

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гавань latin yazuında])
Гавань
Сурәт
Үрнәк элементы Bristol Harbour[d]
 Гавань Викиҗыентыкта

Гавань (нид. haven) — ачык сулык (океан, диңгез, күл) акваториясенең яр буйларында көчле дулкыннан, җилдән һәм агымнардан табигый рәвештә саклану өчен уңайлы урын. Кораблар тукталу урыны. Порт акваториясенең причалга якын, йөк төяү-бушату операцияләре башкарыла торган, корабларга пассажирлар утыра һәм чыга торган, суднолар тора тоган өлеше дә гавань дип атала.

Капри гаване, Италия
Нью-Йорк гаване, АКШ
Сидней гаване. Австралия

Ясалма гаваньнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ясалма гаваньнарны борынгыдан порт буларак файдалану өчен корганнар. Тарихта билгеле иң борынгы гавань дип Кызыл диңгездә ясалган Мисырның Вади әл-Җарф (Wadi al-Jarf) тукталышын санарга мөмкин. Аңа якынча 4500 ел (б. э. к. XXVI гасырда, 2 600—2 500 елларда, король Хуфу заманында корылган). Дөбәйдәге Җәбел-Гали (Jebel Ali) гаване ясалма гаваньнарның иң зурларыннан санала. Борынгы Карфагенлылар котһон дип аталган ныгытылган ясалма гаваньнар корган.

Табигый гаваньнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигый гавань — ачык сулыкның бер өлеше җитәрлек тирәнлектә, ышыкланган һәм якорь ташлау өчен мөмкин булган рельеф өлеше. Табигый гаваньнар стратегик хәрби-диңгез һәм икътисадый әһәмияткә ия.


Катмый торган гаваньнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]