Газинур Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газинур Хәйруллин latin yazuında])
Газинур Хәйруллин
Туган 10 сентябрь 1961(1961-09-10) (62 яшь)
Иске Чүпрәле, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре очучы

 Газинур Хәйруллин Викиҗыентыкта

Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин (1961 елның 10 сентябре, Иске Чүпрәле, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, ССРБ) — очучы, Россия Федерациясе каһарманы (1996). Әфганстандагы Кандаһар шәһәре янында аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртылган Ил-76 очкычының икенче пилоты. Бер елдан соң, 1996 елның августында очкыч экипажы әсирлектән кача.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газинур Хәйруллин 1961 елның 10 сентябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туа.

Балашау югары хәрби авиация училищесын тәмамлаганнан соң 1983 елда Беларус ССРның Витебск шәһәрендә 3 нче гвардия Смоленск ордены II дәрәҗә Суворов һәм II дәрәҗә Кутузов ордены хәрби-транспорт авиация дивизиясенең 339 нчы хәрби-транспорт авиация полкында Ил-76 командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә (1983—1987). Украин ССРның Запорожье өлкәсе Мелитополь шәһәренең 175 нче хәрби-транспорт авиация полкы (7 нче хәрби-транспорт авиация дивизиясе) корабле командиры вазыйфасына билгеләнә (1992 елга кадәр). Запас майоры[1][2].

1994 елдан 2008 елга кадәр Россия Федерациясе гражданнар авиациясе авиакомпанияләрендә икенче очучы һәм һава судносы командиры булып эшли. 2008—2009 елларда «Татарстан Авиакомпаниясе» ААҖ генераль директоры булып эшли.

1995 елның 3 августында «Аэростан» (Казан) компаниясенең Ил-76 самолеты Әфганстандагы Кандагар шәһәре янындагы аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртыла. Һава судносы командиры Владимир Шарпатов була. Газинур Хәйруллин икенче пилот була. Самолет экипажы әсирлеккә эләгә. Бер елдан соң, 1996 елның августында самолет экипажы әсирлектән кача ала.

Россия Федерациясе Президентының 1996 елның 22 августындагы 1225 номерлы Указы нигезендә Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына Россия Федерациясе каһарманы исеме бирелә[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • « Россия Федерациясе каһарманы» исеме — Әфганстан территориясендә мәҗбүри булудан азат ителгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм чыдамлык өчен (1996 елның 22 августындагы 1225 номерлы РФ Президенты Указы, 335 номерлы медаль);
  • «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале (1988 ел);
  • II һәм III дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медале;
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан, 2011 елның 10 сентябре)[4];
  • Татарстан Республикасы Мактау Грамотасы[5]

Сәнгатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кандагар» фильмында Хәйруллин ролен Владимир Машков уйный (фильмда икенче пилотны Сергей дип атаганнар).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]