Гидроочкыч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гидроочкыч latin yazuında])
Очучы көймә, Short Sunderland
Чирткечле очкыч, de Havilland Turbo Otter
Файл:Ukrainian Be-12 — 2009.jpg
Амфибия-очкыч, Бе-12

Гидроочкыч (инглизчә seaplane) — очып күтәрелерлек һәм су өслегенә төшәрлек очкыч. Элекке исеме — гидроплан.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Амфибия — шасси белән очкыч, каты өслеккә һәм су өслегенә төшәрлек очкыч.
  • Очучы көймә — очкычның фюзеляжы түбәнге өлеше көймә сыман ясалган, су буйлап тиз хәрәкәт итә.
  • Очучы су асты көймә — су өслегенә төшәрлек һәм су астында хәрәкәт итәрлек очучы аппарат.
  • Чирткечле гидроочкыч — су өслеге буйлап хәрәкәт итү өчен беркетелгән чирткечләр белән очкыч.
  • Су асты канатлар белән очкычБе-8
  • Реактив гидроочкыч, Р-1
  • Шуып баручы реактив гидроочкыч, Convair F2Y Sea Dart

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче очып күтәрелүче гидроочкыч Гленн Кёртисс тарафыннан 1909 елда ясалган.

Беренче бөтендөнья сугышында Россия авиа-йөртүчене М-5, М-9 дигән очучы көймәләр белән кулланган.

1930-1940 елларда гидроочкычлар актив файдаланыла, ләкин соңрак җирле очкычлар белән кысрыклап чыгарылган. Төп сәбәбе: су өслеге бик үзгәрүчән һәм дулкыннар очып төшүгә, менүгә бик комачаулый.

Һава аланы булмаган очракта гидроочкычлар хәзер дә кулланыла, аеруча төньяк һәм утрау илләрендә файдаланыла.

Гидроочкычлар очып менү, очып төшү урыны — гидродром дип йөртелә.

Казан гидродромы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан шәһәрендә "Казан" дигән гидродром 2006 елда теркәлгән, ул Киров һәм Ленин дамбалары арасында Казансу елгасында урнашкан. Гидродромның бүгенге рәсми статусы билгесез.

Гидродром мәгълүматы:

  • КТГ
  • N 55гр. 47`57``
  • E049гр. 04`59``
  • Гомуми мәйдан 60га.
  • Элемтә: Казан-Район 118.5, Казан -Түгәрәк 119.4

Хуҗасы ООО "Фирма "МВЕН"

МБР-2 гидроочкычы совет маркасында

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Александров А. О. Воздушные суда Российского императорского флота 1894—1917. — СПб.:: Б. С. К., 1998. — Т. 1. Аппараты Щетинина и Григоровича. — 111 с. — ISBN 5-88925-038-8
  • Григорьев А. Б. Альбатросы: Из истории гидроавиации. — М.: Машиностроение, 1989. — ISBN 5-217-00604-8
  • Казан гидродромы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]