Гомәр Хәйям

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гомәр Хәйям latin yazuında])
Гомәр Хәйям
Туган телдә исем Гыясетдин Әбүлфатыйх Гомәр ибне Ибраһим әл-Хәййам Нишапури
Әйтелеш
Туган 18 май 1048(1048-05-18)
Нишапур, Иран
Үлгән 4 декабрь 1131(1131-12-04) (83 яшь)
Нишапур, Иран
Күмү урыны Omar Khayyam Mausoleum[d]
Ватандашлыгы Бөек Сәлҗук дәүләте
Һөнәре шагыйрь, математик, астроном, фәлсәфәче

 Гомәр Хәйям Викиҗыентыкта

Гыясетдин Әбүлфатих Гомәр ибне Ибраһим әл-Хәйям Нишапури (фар. غیاث ‌الدین ابوالفتح عمر بن ابراهیم خیام نیشابورﻯ), Гомәр Хәйям (якынча 1048 ел, Нишапур — 4 декабрь 1131 ел[1]) — данлыклы фарсы телле шагыйрь, математик, астроном, фәлсәфәче, табиб.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомәр Хәйям Иранда, Нишапур шәһәрендә, 1048 елның 18 маенда дөньяга килә. Атасы Ибраһим чатырлар тегү өчен тукымалар (хаималар) тукучы һөнәр иясе булып, шагыйрь соңыннан үзенә әдәби кушаматны да шуннан ала.

Башлангыч белемне туган шәһәрендә алгач, Гомәр Хәйям, укуын дәвам иттерү өчен, Бәлх шәһәренә, аннан, ул вакытта мәдәни мәркәз булып саналган Сәмәркандка күчә. Соңра, шаһзадә чакыртуы буенча Бохарага барып, сарай галиме вазифасын үти башлый. Бу вакытларда инде Хәйям талантлы математик, астроном һәм философ булып таныла. «Хорасан имамы; гасырның иң зур галиме; хакыйкать исбатчысы; юнан фәннәре белгече; Көнчыгыш һәм Көнбатыш философлары остазы...» – үз вакытында Гомәр Хәйямга бирелгән хөрмәтле һәм дәрәҗәле исемнәрнең берничәсе менә шундый.

Солтан Малик-шаһ вакытында Бөек сәлҗүк дәүләте Кытай чикләреннән алып Урта диңгезгә, Һиндстаннан алып Византиягә кадәр киң җәелгән була. Шул Бөек дәүләттә солтан Малик-шаһның вәзире, зур укымышлы, талантлы дәүләт хакиме Низамелмөлек хөкем йөртә. Илдә сәнәгать һәм сәүдә эшләре чәчәк ата. Зур шәһәрләрдә яңа мәдрәсәләр салына, Багдад шәһәрендәге «Низамия» академиясе яңадан аякка бастырыла.

Низамелмөлек Гомәр Хәйямны да яңа дәүләтнең башкаласы Исфаханга чакыртып алдыра, һәм яшь галим солтан сараеның иң хөрмәтле кешеләреннән берсенә әйләнә.

ш күтәрүчеләр тарафыннан Низамелмөлек үтерелгәч, соңыннан, күп тә үтми яшьли Маликшаһ та үлеп киткәч, илдә тәхет өчен көрәш башлана. Бу ыгы-зыгыда Гомәр Хәйямның да хәле начарлана. Аңа дошман карагруһ кешеләр хәрәкәткә киләләр. Хәйямны эзәрлекләүләр башлана. Шагыйрьгә, «гөнаһларын юар өчен», хаҗга китәргә туры килә...

Туган шәһәре Нишапурга әйләнеп кайтканда инде аңа сиксән яшьләр чамасы була. Аннан соң озак та тормый, сиксән өч яше тулып килгәндә (1131 елның 4 декабрендә) Гомәр Хәйям дөнья куя.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтен дөньяга үзенең «робагый» дип аталган дүрт юллык шигырьләре белән билгеле. Алгебрада өченче дәрәҗә тигезләмәләренең классификациясен төзи һәм аларны конуссыман кисемнәр ярдәмендә чишү ысулын тәкъдим итә. Иранда XI гасырдан башлап бүгенгәчә кулланылышта булган календарь төзүе белән мәгълүм.

Хәйям — гыйсьянчы шагыйрь. Җирдән, тормыштан канәгатьсезлек белдерә, ә моның чыганагы — гаделсезлек. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләгә дә тел-теш тидерә, робагыйларына атеистик тенденцияләр үтеп керә. Иҗатында дин әһелләрен тәнкыйтьләү беренче урында тора. Аллаһның барлыгын, берлеген таный, шул ук вакытта Коръәндәге мотивлар белән дә бәхәсләшә. Шул рәвешле хакыйкать эзли.

Гомәр Хәйямиҗатында хәмер мотивы зур урын алып тора. Аның робагыйларына бәйле әдәбиятта хәйямчелек хәрәкәте барлыкка килә. Ул шәрабне мактап, дөньяга куанып яшәргә мөмкин, дип белдерә. Шулай ук дөнья авырлыкларыннан, үлемнән курыкмыйча, хис-тойгы белән уртак тел табып яшәргә мөмкин, дип саный. Ул эчкечелекне мактаганга, бертуктаусыз эзәрлекләнә.

Төп идеяләре — икейөзлелекне һәм монафикълыкны фаш итү, шәхес иркенә чакыру. Гомәр Хәйям кешене зурлый, аны табигатьнең таҗы дип саный. Кеше бөеклеге алдында баш ия.

Аның шигырьләре фикергә бай. Робагыйларының беренче 3 юлы еш кына укучыны киеренкелектә тота, төп фикер соңгы 4 юлда гына ачыла. Иҗаты бик нык каршылыклы, чөнки робагыйларында төрле полюста яткан күренеш-мотивлар бергә очраша. Ул гыйсьянчы, материалист, идеалист, философ, скептик та, бала кебек саф күңелле шәхес тә.


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Amin Maalouf, «Samarkand». Кайчак башка даталар да күрсәтелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]