Госел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Госел latin yazuında])

Госел (гарәп. غسل‎) — Ислам динендә билгеле бер тәртип буенча, бөтен тәнне юып коену.

Тәртип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Госелләнәм дип ниятләгән кеше түбәндәге тәртип буенча эш йөртер:

  1. Гаурәтләрен пакъләр.
  2. Беләзекләренә кадәр ике кулын юар.
  3. Тәһарәт алыр, ләкин аякларын юмас.
  4. Гослгә ният кылыр.
  5. Авызын өч мәртәбә чайкар.
  6. Борынын өч мәртәбә су алып чайкар.
  7. Әүәл башына, аннан соң уңнан башлап ике як иң өстенә, алгы якка, аркага, уң яктан башлап ике як ботка су йогертер.
  8. Бер кат су йогерткәч, тәненең һәрбер җирен мөмкин кадәр куллары белән ышкып чыгар.
  9. Шул тәртиптә икенче мәртәбә бөтен тәненә су кояр.
  10. Тәненең һәрбер җирен янә куллары белән ышкып чыгар.
  11. Билгеле тәртип белән өченче мәртәбә бөтен тәненә су кояр.
  12. Су йөгерткән урыннарын куллары белән янә мөмкин кадәр ышкып чыгар.
  13. Иң ахырдан уңнан башлап ике аягын юар.

Чәч, каш, сакал, мыек кебек төкләрнең төпләренә, күз чокыры кебек эчкә батып яки җыерылып торган урыннарга һәм йөзек асларына да су ирешергә тиеш. Ирләргә госел коенганда, хатын-кызлардан аермалы буларак, чәчләренең һәр бөртегенә су ирештерү фарыздыр. Әмма хатын-кызларның толымнарына су ирешмәсәдә ярый, чәч төпләренә генә ирешү дә җитә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәшидә Исхакый. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.