Граф (титул)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Граф (титул) latin yazuında])
Һеральдик граф таҗы (Испания)

Граф (алман. Graf) – Әүвәлге Урта гасырларда Көнбатыш Аурупада корольгә буйсынучы вазыйфалы зат. Титул IV гасырда Рим империясендә килеп чыккан һәм баштагы вакытта югары затларга гына (мәсәлән, comes sacrarum largitonum – баш казначы) бирелгән. Франк дәүләтендә VI гасырның икенче яртысыннан граф (гауграф) үзенең округы-графлыгында мәхкәмә, башкарма идарә һәм хәрби хакимияткә ия була. Карл II Пеләш карары буенча, 877 елдан, граф вазифасы һәм биләмәләре нәселдән күчә торганга әйләнә.

Феодаль таркалу чорында граф – графлыкның феод идарәчесе, соңрак, таркалу чоры тәмамлангач, югары дворянлык вәкилләренең титулы. Титул рәвешендә граф атамасы Аурупаның монархик идарә рәвеше булган илләрнең күпчелегендә сакланып калган.

Русиядә әлеге титулны Бөек Петр кертә, һәм беренче булып аны 1706 елда Борис Шереметев ала. XIX гасыр ахырында 300дән артык граф нәселе исәптә була. 1917 елның 11 ноябрендә, БҮБК һәм ХКШ декреты белән, граф титулы бетерелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]