Девальвация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Девальвация latin yazuında])

Девальвация - рәсми рәвештә акча берәмлегенең (милли валютаның) бәһасын төшерү. Девальвация нәтиҗәсендә закон нигезендә акча берәмлегенә туры килгән алтынның күләме киметелә яисә башка илләрнең валюталарына карата бәясе төшерелә. Девальвация чит илләргә товарлар чыгаруны арттыруга этәргеч булса да, илнең түләү балансындагы халәтне мөшкелләндерә һәм чит илләрдән кертелгән әйберләрнең бәяләре кыйммәтләнүгә китерә. Шуның белән бергә девальвация ил икътисадына чит илләрдән капитал агышын арттыра һәм үз капиталын чит илләр икътисадына салуны чагыштырмыча файдасыз итә.