Домодедово һава аланында шартлау (2011)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Домодедово һава аланында шартлау (2011) latin yazuında])
Һава аланның каршылау залы

Домодедово һава аланында шартлау2011 елның 24 гыйнварында 16 сәгать 32 минутта Мәскәүнең Домодедово һава аланында булган шартлау.

Вакыйгалар дисбесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 16:32дә каршылаучылар булган залда шартлау. Һава аланы бинасы төтен белән капланган. Очышларның өлеше Шереметьево һава аланына күчерелә. Кимендә 35 кешенең вафат булуы хәбәр ителә. Барлыгы 130дан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган [1].
  • РФ Тикшерү Комитеты «террор гамәле» дигән мәддә нигезендә җинаять эшен ачкан.
  • Һава аланында эшләгән такси хезмәткәрләре бару бәясен 10-20 мең сумга күтәргән [2].
  • Россия президенты Дмитрий Медведев Давоска сәфәреннән баш тарта.
  • 23:00: Россия МЧСы мәгълүматларына караганда шартлаудан 180ннән күбрәк кеше зарар күрде.
  • Туганнар турында белешү өчен «кайнар линия» ачылган.
  • YouTube сайтында шартлауның видеоязмасы чыкты[3].

Халыкара реакция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан, Алмания, АКШ, Беларус, Болгария, Бөекбритания, Парагвай, Польша, Латвия, Сербия, Эстония, Украина, Франция, НАТО җитәкчеләре россиялеләр белән кайгы уртаклашуы турында белдерделәр, вакыйгага кискен тәнкыйтен белдерделәр.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шартлаулар сәбәпле, Мәскәүдән Казанга барган очкычлар берникадәр соңга калып килгәннәр[4].

26 гыйнвар Россиядә яс көне дип игълан ителде. 25 гыйнварда исә ил университетлары Студентлар көнен билгеләүдән баш тарттылар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]