Зөләйха күзләрен ача (роман)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөләйха күзләрен ача (роман) latin yazuında])
Зөләйха күзләрен ача
Зулейха открывает глаза

Татарстан китап нәшрияты йортында бастырылган китапның тышлыгы
Жанр:

роман

Автор:

Гүзәл Яхина

Оригинал теле:

рус теле

Язылу датасы:

2015

Нәшер итү датасы:

май 2015(рус.)
май 2016(тат.)

Әсәр тексты Викитекада

«Зөләйха күзләрен ача», рус. Зулейха открывает глаза2015 елның маенда рус телендә, 2016 елның маенда татар телендә[1] нәшер ителгән роман. 1930 елгы репрессияләр турында бәян иткән әсәр.
Авторы — Гүзәл Яхина. Татарчага тәрҗемәчесе — Флёра Тарханова[2].
Нәшер итүче — АСТ, ТКН нәшриятлары.
Тиражы (рус.) — 8 мең (3 мең, 2 мең, 3 мең).

2020 елда Россия телеканалында әсәр буенча 8-серияле фильм күрсәтелә, Зөләйхә ролен Чулпан Хаматова башкара, Мортаза яшәгән татар авылы һәм Семрук лагере Татарстанның Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында фильм өчен махсус төзелгән, күп сценалар Казанда төшерелгән.

Сюжет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрдә татар хатыны Зөләйханың һәм ул чордагы башка сәяси золым корбаннарының сөргендәге кичерешләре һәм исән калу өчен көндәлек көрәше сурәтләнә. Вакыйгалар 1930 елда Юлбаш дигән уйдырма татар авылында башланып китә һәм Себердә (Ангара буенда) дәвам итә. Себергә китеп, Игнатовка кияүгә чыккач, баласына рус исеме биргәч, татар хатынының күзе ачыла: моңарчы мескенлектә яшәгән икәнен алый. НКВД офицеры аның ире Мортазаны үтерә. Сөргенгә сөрелгән Зөләйхага тормышы җәннәт булып күренә.


« Җиткерергә теләгән фикерем: Кеше кайвакытта үзенең никадәр тарлыкта, мескенлектә яшәгәнен белми дә. Кайчак язмыш авырлыклар белән беррәттән яңа тормыш, мәхәббәт тә бүләк итә. Бәхетсезлек бәхет тә китерергә мөмкин
Г. Яхина
»

Әсәр каһарманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зөләйха
  • Мортаза
  • Убырлы карчык
  • Бичура
  • Давыдов
  • Профессор Лейбе
  • Рәссам Иконников
  • Сумлинский
  • Изабелла Леопольдовна
  • Василий Горелов
  • Су анасы
  • Абзар иясе
  • Зират иясе
  • Җалмавыз[3]


Үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әсәрнең темасы автор гаиләсенең тарихыннан алынган. Ул 1930-1946 елларда Ангара елгасы буенда сөргендә булган үз дәү әнисе Рәисә Шакир кызы Шакированың[4] башыннан үткәннәрен яза.
  • Әсәрне язу өчен автор ГУЛАГ хәлләрен тасвирлаган әдәби китапларны, фәнни китапларны, документларны укый, «Сахаров-үзәк» сайтыннан сөргеннән язылган истәлекләр белән таныша.
  • Әсәргә тарихи яктан фактчекинг уздырыла (Ирина Щербакова).
  • Денисов образы Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»еннән Давыдов образына тартым.
  • Г. Довженконың «Җир» (рус. Земля) һәм Сергей Эйзенштейнның тыелган «Бежин луг» фильмнары тәэсире сизелә.
  • Профессор Лейбе турындагы бүлек Михаил Булгаковның «Эт йөрәге» (Собачье сердце) әсәреннән күчерелгән дигән тәэсир калдыра.

Бәяләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романга бирелгән бәяләр төрле.

  • Людмила Улицкая һәм Борис Акунин беренчеләрдән булып әсәргә уңай бәя бирәләр[5].
  • Людмила Улицкая китапның сүз башына: «Яхинаның романы ССРБ таркалганнан соңгы вакытта юкка чыккан әдәбият төренә карый»,- дип язган.
  • М. Хәбетдинова: «Автор «Шуралар хакимияте коллыктан коткарган», «изелгән» көнчыгыш хатыны турындагы ССРБ заманындагы мифтан аерыла алмаган. Татар мифологиясен бөтенләй белми (Шүрәлене зиратта йөртә, эират иясен уйлап чыгарган һ.б.[6]
  • Фәүзия Бәйрәмова: «"Зөләйха күзләрен ача" китабы — милләткә каршы китап»[7].
  • Марат Кәбиров: «Гүзәлнең уңышын күпсенмәгез»[8].

Интернетта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махсус сайтларда (Литрес, ReadRate, Bookmate) ачык укуга куелган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 «Ясная Поляна» әдәби премиясенең «XXI гасыр» номинациясендә җиңүче.
  • 2015 «Зур китап» (Большая книга) Бөтенрусия әдәби бәйгесендә җиңүче.
  • 2015 «Русский Букер»
  • 2015 Интернетта укучылар сораштыруында иң күп тавышны җыя.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 101 нче адым хәлиткеч булырга мөмкин. «Татарстан», 2015 ел, № 11.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан китап нәшрияты сайтында, archived from the original on 2021-10-19, retrieved 2016-05-29 
  2. Azatlık Radiosı
  3. Әдәбият елы яңалыклары
  4. Саба мәктәбендә Рөстәм Миңнехановның башлангыч сыйныф укытучысы була
  5. Бер нәшрият кенә шунда ук җавап бирде 2016 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
  6. М. Хәбетдинова. Романга бәяләмә. «Звезда Поволжья», 2015 ел, № 43.(рус.)
  7. Azatlık Radiosı
  8. Azatlıq Radiosı