Иван Аношин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Аношин latin yazuında])
Иван Аношин
Туган 17 ноябрь 1904(1904-11-17)
Шепелевка[d], Чернавское муниципальное образование[d], Турки районы, СССР
Үлгән 1 сентябрь 1991(1991-09-01) (86 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] һәм Кызыл профессура институты[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены — 1944 Кызыл Байрак ордены — 1944I дәрәҗә Кутузов ордены  — 1945I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены  — 1945I дәрәҗә Ватан сугышы ордены — 1985Кызыл Йолдыз ордены — 1956

Кызыл Йолдыз ордены

«Сугыш казанышлары өчен» медале — 1951«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале
«Будапештны алган өчен» медале
«Будапештны алган өчен» медале
«Венаны алган өчен» медале
«Венаны алган өчен» медале
«Белградны азат иткән өчен» медале
«Белградны азат иткән өчен» медале
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Иван Аношин (рус. Иван Семёнович Аношин, 17 ноябрь 1904(19041117), Шепелёвка[1], Сарытау губернасы, Рәсәй империясе — 1 сентябрь 1991, Мәскәү), Совет фирка‑дәүләт эшлеклесе. Генерал‑лейтенант (1945).

ССРБ һәм РСФСР ЮШның 1‑че һәм 2-че чакырылыш депутаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәстиян гаиләсендә туган. 10 яшьтән таза тормышлы керәстияннәрдә көтүче, батрак булып эшләгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган.

1919-1926 елларда комсомол ячәйкәсе сәркәтибе, комсомолның вулыс комитеты җаваплы сәркәтибе. 1926 дан Кызыл Гаскәрдә, ББСИ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары (1930 га хәтле) фирканең Махачкала шәһәр кәмититендә эшли. 1930-32 елларда БК(б)Ф ҮК каршысындагы Кадрлар әзерләү институтында укый. 1932—35 елларда БК(б)Фнең Чита шәһәр кәмититендә бүлек мөдире. 1937 дә Кызыл профессура икътисад институтын тәмамлый. 1938 дән алып — Идел буе алманнары АССРы БК(б)Ф өлкә кәмититенең, 1939 ның ноябреннән башлап Башкортстан өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе. 1943 дә Фрунзе ис. Хәрби академиясе каршысындагы Махсус курсларны тәмамлый, аннары хәрәкәттәге әрмедә: 37‑че гаскәрнең Хәрби шурасы әгъзасы, 3‑че Украина фронты, Мәскәү хәрби округынең сәяси идарәлекәре җиткәчесе. 1947—68 елларда Одесса хәрби округы гаскәре командиры урынбасары, Ерак Көнчыгыш хәрби округынең Хәрби шурасы әгъзасы, ССРБ КК Генераль штабы Хәрби‑топография идарәлеге башлыгы урынбасары. 1939—52 елларда БК(б)Ф Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы. 1968 елдан пинсәдә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]