Иван Штуцер (селекционер)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Штуцер (селекционер) latin yazuında])
Җенес ир-ат
Туу датасы 1882
Туу урыны Мәскәү, Россия империясе
Үлем датасы 1932
Үлем урыны Алматы
Әлма-матер Һалле-Виттенберг үнивирситите[d]

Иван Иванович Штуцер (1882 [1] — 1932) — совет агрономы, селекционер, Татарстандагы коллективлаштыруга каршы була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иван Иванович Штуцер 1883 елда Мәскәүдә туа. Германиядәге Халле университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. 1911-1920 елларда ул Казан авыл хуҗалыгы губерна ведомствосының агрономик хезмәтендә башта агроном, аннары бүлек рәисе һәм начальнигы, соңрак Дәүләт орлык фонды башлыгы булып эшли.

1918 ел уртасында сул эсер була. 1918 елның 4 июнендә, өлкә азык-төлек комиссары буларак, продразверсткага каршы булган һәм икмәккә «ирекле» бәяләрне хуплаган Казан губернасының Игенчелек Халык комиссары К. М. Шнуровскийны яклый. Штуцер азык-төлек отрядлары формалашуга каршы чыга, Азык-төлек Комиссариатының информаторы Акимов Цюрупага болай дип яза: «Ул [Штуцер] миңа бу политиканы [азык-төлек бүлеп бирү һәм азык-төлек отрядлары], ач булырга теләсә, үзәк алып барсын, без крестьяннардан икмәк ирекле базар бәяләрендә алырбыз. Без крестьян конгрессы һәм крестьян секциясе күрсәтмәсе буенча эш итәбез, дип белдерде» [2] . 17 июльдә, Азык-төлек буенча Халык Комиссариатның Казан коллегиясе әгъзасы Л. И. Русер В. И. Ленинга Штуцерны кулга алу тәкъдиме белән чыга. 1918 елның 17 июлендә Казан Советының Эшче һәм Кызыл Армия секциялары уртак җыелышында Штуцер губерния комиссары вазифасыннан азат ителә, һәм уның урынына М. Солтангалиев билгеләнә[3] .

Аннары ул бер үк вакытта Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Игенчелек Халык Комиссариатының орлык бүлеге начальнигы һәм 1920нче елда оешкан Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең селекция бүлеге начальнигы булып эшли. Аның өчен Усады авылындагы Журавлевлар утарында 175 гектар җир һәм элеккеге Юнкерлар мәктәбенең 462 гектар җире, Яңа Иерусалим монастыренең һәм шәһәр яны Архиерей дачасының барлык биналары бирелә. Станция өчен ике тәҗрибә кыры ( Лаеш һәм Спас), ике орлык хужалыгы һәм ике ярдәм пункты бирелә. Селекция эшләре Казан губернасының Чистай кантоны Змиево авылы янындагы 10-12 гектар мәйданда, параллель рәвештә алар Арча кантонының Шушар селекция кырында башкарыла. И. И. Штуцерга ярдамгә 15-20 студент бирелә.

1921-1929 елда, Штуцер җирле үрнәкләрдән сайлап алу ысулы белән flavum «Казанское 506» төрлелегенең иртә өлгергән төрен чыгара. Уңдырышлылык 1 гектардан 28-30 центнер була. Сорт Красноярск һәм Алтай өлкәләрендә, Иркутск, Кемерово, Томск, Төмән һәм Новосибирск өлкәләрендә районлаштырыла.

Шул ук вакытта, 1921 елдан Штуцер карабодайның үзгәрүен өйрәнә башлый. Крестьян чәчүлекләре культураларыннан җирле формаларны сайлап яхшырту өстендә эш башлый. Соңрак, селекционер берничә индивидуаль сайлау ысулын куллана. Штуцерны кулга алу белән бәйле эш тәмамланмый кала. Урта өлгергән һәм иртә өлгергән зур җимешле материал бөтенләй юкка чыга. Ләкин, 1934 елда, селекционер А. Ф. Шубина корылыкка чыдам беренче «Казанская местная» сортын үстерә, ул өлгерүчәнлеге белән аерылып торган һәм җитмешенче еллар башына кадәр җитештерүдә саклана[4].

1920—1926 елларда Штуцер республиканың һәр агро-туфрак төбәге өчен культуралар буенча җентекле карталар һәм чагыштырма таблицалар туплаый. Ул Татарстанда авыл хуҗалыгын районлаштыруны тәкъдим итә, һәм аны тормышка ашыру механизмы базар булырга тиеш, дип саный. Ул авыл хуҗалыгы производствосын мониторинглауга зур өлеш кертә һәм бу тикшеренүләргә нигезләнеп мөһим теоретик гомумиләштерүләр ясый. 1929нчы елда Казанда Татар Республикасының беренче агрономик конгрессында Штуцер совет Татарстанында авыл хуҗалыгын үстерү өчен өметле юнәлешләрнең фәнни нигезләнүе турында доклад ясый.Татарстан АССРның Игенчелек Халык комиссариаты хезмәткәре буларак, Татарстаннан икмәк чыгаруны арттыруга, базар мөнәсәбәтләренә директив тыкшынуга, крестьяннарга колхоз төзелешен көчләп тагуга каршы чыга. Тоташ коллективлашуга каршы була, авыл хуҗалыгын, нигездә, дәүләт акчалары хисабына үзгәртеп корырга кирәк, дип саный. Шәхси крестьян хуҗалыкларын бетерү буенча идеологик кампания вакытында Штуцер аларны алга таба үстерүнең максатчанлыгын раслый. 1930 елның 4 октябрендә кулга алына.

1931 елда Казанда «Кондратьевщина в Татарии» мәкаләләр җыентыгы дөнья күрә (авторлар З. Винтайкин, Ф. Медведев һәм Г. Шеперин). Анда, 3. Винтайкин: «партия кулакка каршы көрәшне дәвам итү һәм көчәйтү бурычы куйган вакытта, Штуцер кулак һәм класс көрәше юклыгын исбатлады», - дип яза[5].

1932 елның 19 гыйнварында Штуцер ОГПУ Коллегиясе тарафыннан 58-7, 58-11 статьялар буенча, «корткычлык оешмасы катнашучысы» буларак, 5 ел концлагерьларга хөкем ителә [«Хезмәт крестьяннары партиясе», аның «Казан филиалы» эше буенча]. 1932 елның 31 октябрендә төрмә срогы Казахстанга куылу белән алыштырыла[6] . 1932 елда ул Карагандага сөргенгә җибәрелә, аннары Алма-Атага күчә, һәм унда үз-үзенә кул сала[7][8].

1988 елның 1 сентябрендә реабилитацияләнә[6].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Штуцер И. И. Восстановление сельского хозяйства Татреспублики и перспективы на будущее // Труд и хозяйство — 1924. — № 12 — С. 1-25.
  • Штуцер И. И. Материалы по вопросу об оскудении сельского хозяйства Татарской республики. — Казань, — 1928.
  • Штуцер И. И. К вопросу о расслоении крестьянства в Татреспублике. // Труд и хозяйство. 1926. — № 4. — С. 26-31.
  • Штуцер И. И. Внутрихозяйственный анализ крестьянского хозяйства Татреспублики по бюджетам 1924—1925 года. Казань: Изд-во Нар-комзема Татреспублики, 1928. — 79 с.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дата приведена по источникам, ,, однако в статье (Асрутдинова Р. А. Труды и научная жизнь ученого-аграрника И. И. Штуцера. // Международный научно-исследовательский журнал. Исторические науки. 2016. Вып. № 5 (47) Часть 6, с. 109—111) дата рождения приведена как 1883
  2. Национальный архив Республики Татарстан (НАРТ). Ф. 98. Оп. 1. Д. 11. Л. 8 Цит. по:
  3. Стариков С. В. Казанская левоэсеровская альтернатива продовольственной политике наркомпрода (май — июль 1918 г.) // Вестник Чувашского университета 2013 № 4 с. 72-76
  4. Кадырова Ф. З. Селекция крупноплодной диплоидной гречихи на урожайность, скороспелость, дружность созревания и высокое качество зерна. Прим.: Та скорость, с которой был выведен этот сорт (4 года после ареста Штуцера), дают основания предполагать, что либо эта работа была начата совместно с ним, либо его разработки все же пропали не полностью, а были частично использованы его последователями.
  5. Цит. по: Галимуллин И. И. Коллективизация сельского хозяйства в Татарской АССР, 1929—1932 гг.
  6. 6,0 6,1 Книга памяти Республики Татарстан // Жертвы политического террора в СССР
  7. Интеллигенция Татарстана в период реформ и революций первой трети XX века: материалы Республиканской научной конференции, посвященной 100-летию Галимджана Шарафа, 3-4 декабря 1996 г. Исполком, 1997 — C. 179
  8. Флëр Багаутдинов. По закону 1934 года. Татарское кн. изд-во, 1990 — C. 133