Идел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел latin yazuında])
Идел
Сурәт
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Тверь өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Ярыслау өлкәсе, Кострома өлкәсе, Иваново өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Мари Иле, Чуашстан, Татарстан, Сембер өлкәсе, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Әстерхан өлкәсе һәм Калмыкия
Су агымы башы Валдай калкулыгы[d]
Кушыла: Каспий диңгезе һәм Чулман
Кушылдыгы Ветлуга, Чулман, Ока, Сура, Бизнә, Унжа[d], Самар, Казансу, Зөя, Керженец, Кострома[d], Которосль[d], Шексна[d], Молога, Кашинка[d], Нерль[d], Медведица[d], Дубна[d], Тверца, Вазуза, Селижаровка[d], Узола[d], Гнилуха, Түбән Старица, Зур Маза, Ветляна, Трестьянка, Параша, Китмар, Сундырка, Черемошня, Драгоча, Нуженка, Везлома, Каржай, Ржавца, Серговка, Улюсть, Урдома, Арда, Шиголость, Хмелёвка, Ватома, Чёрная Маза, Эдома, Лутоша, Воловский овраг, Пыра, Иружа, Кече Юнга, Кубра (Сызранка кушылдыгы), Железница, Березняк, Жужла, Сундырь, Крожечна, Холохольня, Избрижка, Жабня (Угличское (Жабни кушылдыгы), Хальзовка, Зур Чуел[d], Идел-Тын каналы, Сумка, Тьма (елга), Олы Какшан, Кудьма[d], Большой Караман[d], Чапаевка[d], Мера[d], Нёмда[d], Пионерка (Идел кушылдыгы), Алферовка, Бойня (Идел кушылдыгы), Зур Дубенка, Большая Коша[d], Большая Лоча[d], Великая[d], Волнушка[d], Воложка[d], Дорогуча[d], Дунка[d], Держа (Идел кушылдыгы), Ельшанка[d], Жукопа[d], Инга[d], Итомля, Ить[d], Карановская[d], Кокша, Колокша[d], Корма (Рыбинское (Волжский русловой уч кушылдыгы), Коча, Кудь[d], Кече Мечет, Левинка, Линда[d], Кече Дубенка, Кече Итомля, Малая Колокша[d], Малая Коша[d], Межурка[d], Млинга, Нора[d], Нюжма (елга), Нюжма (Идел кушылдыгы), Орча, Орша[d], Песочня, Почайна[d], Ракитня, Рахма[d], Серебрянка[d], Сишка, Солодомня, Старчонка[d], Сумка[d], Сундовик[d], Сухая Мечётка[d], Халынка (Идел кушылдыгы), Чебоксарка[d], Черёмуха[d], Шохонка[d], Юнга[d], Юхоть[d], Терса[d], Тудовка[d], Тьмака, Урень (елга), Фоминский (ручей)[d], Иванишки, Кече Иргиз, Үтәк (Идел кушылдыгы), Сачонка[d], Кутум[d], Леменка[d], Ички-Барча[d], Енотаевка[d], 2нче Гуселка, Ревяка (протока)[d], Жидогость[d], Берёзовка[d] һәм Камызяк[d]
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Объектның бассейны илләре Россия
Су чыгымы 8060 м³/с
Бассейн мәйданы 1 360 000 км²[2]
Озынлык 3530 km[2]
Харита сурәте
Карта пути
Кышкы күренеше
Бассейн категориясе Төркем:Идел бассейны[d]
Карта
 Идел Викиҗыентыкта

һәм

Идел, Итил яки Әтил елгасы (борынгы исеме Ра йəки Рау; Урта гасырларда: Итил; мукш. Равa, эрз. Рав, чирм. Юл, таулы чирм. Йыл, чуаш. Атӑл, рус. Волга, каз. Yedil, Еділ, баш. Иҙел.) Россиянең Европа өлешендə иң зур елга.

Озынлыгы 3530 км (Татарстан чиклəрендə – 180 км), бассейнының мəйданы 1360 мең км2 (Татарстан чиклəрендə — 30 км2).

Кыскача сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валдай калкулыгында башлана, Казанга кадəр географик киңлектə, аннары меридиональ юнəлешкə күчеп ага, Каспий диңгезенə коя. Татарстан территориясендә Иделнең урта агымы, аңа Кама, Зөя, Казансу һəм башка елгалар коя.

Иделдә гидроэлектростанция каскадлары һəм сусаклагычлар корылу сəбəпле, суның агыш режимы нык үзгəрə. Казан янында уртача еллык су чыгымы 3510 м3, Зывыздан түбəндəрəк 6900 м3 чамасы. Су ɵсте тигезлегенең уртача еллык тирбəлешлəре 6 м га кадəр җитə. Казан янында Иделгә 8 млн. т каты, 15 млн т' сыек матдəлəр агып тɵшə. Суы гидрокарбонатлы, сульфатлы-кальцийлы, суның иң аз вакыттагы минеральлəшүе 250-750 мг/л.

Кораблар йɵрешле.

Идел — дөнья океанына кушылмаган елгалардан иң зурысы. Идел бассейнының елга системасы үзенә 151 мең су агымын кертә, һәм аның 200 чамасы кушылдыгы бар.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең дәврнең кадим язарлары Иделне Ра дип атап йөрткәннәр(лат. Rha).Бу атама Иран телләреннән килеп чыкты.

Урта гасырларда Итил яки Әтил исеме белән танылган (тат. Идел, Идель, каз. Еділ, Едиль, чуаш. Атăл, баш. Иҙел). Борынгы төрки "Этил/Эртил" сүзеннән килеп чыккан. Беренел мәгънәсе һәм тамыры ачык түгел. Ихтимал Иртеш гидронимы белән бердәйдер.[3]

«Волга» аталышы праславян Vьlga сүзеннән килгәндер дип барыла, шулай ук Болгар елга = Болга сүз тезмәсеннән килеп чыккан дип фаразы бар.

Әтил суы ака торур,
Кыйа төби кака торур,
Балык тәлим бака торур,
Күлең тәкый күшәрүр (Халык җыры)

Идел — Россиянең үзәк су артериясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел түбәндәге Россия субъектлары аша ага: Тверь өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Кострома өлкәсе, Иваново өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Чуашстан, Мари Ил, Татарстан, Сембер өлкәсе, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Калмыкия.

Идел бассейнында өлешчә яки тулысынча Әстерхан, Волгоград, Сарытау, Самар, Сембер, Түбән Новгород, Ярославль, Иваново, Кострома, Мәскәү, Смоленск, Тверь, Владимир, Калуга, Орөл, Рязань, Вологда, Киров, Пенза, Тамбов, Тула өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Мари Ил, Мордовия, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Калмыкия, Коми Җөмһүрияте, Мәскәү һәм Казакъстанның Атырау өлкәсе урнашалар.

Идел Балтыйк диңгезе белән Идел-Балтыйк су юлы, Югары Волочёк һәм Тихвин системалары аша тоташкан; Ак диңгез белән Северодвинск системасы һәм Ак диңгез-Балтыйк каналы аша тоташкан; Азак һәм Кара диңгезләре белән Идел-Тын каналы аша тоташкан.

Югары Идел бассейнында эре урман массивлары, Урта һәм өлешчә Түбән Идел буендагы мәйданнарны техник культураларның һәм бөртеклеләр чәчүлекләре биләп торалар. Бахчачылык һәм бакчачылык киң таралган.

Идел-Урал районында — эре нефть һәм газ чыганаклары, Саликам тирәсендә — калий тозлары ятмалары бар. Түбән Иделдә (Баскынчак, Эльтон күлләрендә) — аш тозы табыла.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]