Иорданиядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иорданиядә ислам latin yazuında])
Амман шәһәрендә урнашкан Король Габдулла I мәчете

Иорданиядә ислам (гарәп. الإسلام في الأردن‎) — Иордания территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Иордания халкының (10 млн 203 мең кеше) 97,20 % ы (10 млн 165 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,40 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Иорданиянең дәүләт дине.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иордания, рәсми атамасы (1949 елдан) Иордания хашимиләр корольлеге — Якын Көнчыгыштагы борынгы гарәп дәүләте. Борынгы тарихында әлеге өлкә күп империяләр һәм патшалыклар кул астында булган. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Көнбатыш Азия бүленгәч, 1946 елда Иордания «Трансиордания хашимиләр корольлеге» исеме астында бәйсезлек ала.

638 елда гарәпләр яулап ала. VII гасырдан Гарәп хәлифәлеге составында.

XVI гасыр - 1918 ел Госманлы империясе составында.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң «Бөекбритания мандат территориясе» дип атала.

1921 елда «Трансиордания әмирлеге» буларак Бөекбританиягә буйсына.

1946 елдан бәйсез дәүләт итеп игълан ителә.

Беренче гарәп-израиль сугышы вакытында элегрәк Израиль яулап алган җирләре кире кайтарыла.

Озак вакытлар Израиль белән дошманлашып тора. Еш кына конфликтлар була.

1994 елда Израиль белән тынычлык килешүе төзи[2].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Король Хөсәен мәчете(ингл.)

1952 ел Конституциясе дин тоту иреген бирә, бер үк вакытта король һәм аның варислары мөселман һәм мөселман ата-аналарының уллары булырга тиеш, дип канунлаштыра[3]. Иордания — дини һәм консерватив ил.

Бүгенге көндә Иордания халкының 95-97 % ы — гарәпләр, илдә башка этник төркемнәр дә бар. Төньяк Иорданиядә якынча 20 00 — 32 000 друз яши.

2007 елда илдә 1 миллионга кадәр Гыйрак кешесе исәпләнгән. Гыйрак сугышыннан соң, илгә 500 мең гыйраклы христиан күчкән. Моннан тыш, Иорданиядә 500 мең Сүрия качагы исәпләнә. 2008 елда Иорданиядә 1,95 миллион Фәлистыйн качагы исәпләнә, аларның күбесенең Иордания гражданлыгы булган. 1948, 1967 елларда күчеп килгән меңләгән фәлистыйнлыны, Иордан елгасының көнбатыш ярына күчмәсеннәр өчен, Иордания гражданлыктан мәхрүм итә.

Ассирия христианнары халыкның 0,8 % ын тәшкил итә, аларның күбесе көнчыгыш арамея телендә сөйләшүче качаклар. Биредә шулай ук 30 мең көрд бар, аларның күбесе Төркиядән, Иран һәм Гыйрактан качкан качаклар. Иорданиядә 5 мең әрмән яши. Илдә кайчандыр күпләп яшәгән яһүдләрнең саны нибары 300 кеше тәшкил итә[4].

Иорданиядә 1,2 миллион легаль булмаган һәм 500 000 легаль эшче-мигрант исәпләнә, меңләгән чит ил хатын-кызлары төнге клубларга һәм кунакханәләргә эшкә килә[5].

Иордания 1994 елда Израиль белән тыныч килешүгә кул куеп, аның белән 46 еллык сугышка нокта куйган һәм ил халкы бу вакыт эчендә кискен арткан.

Мөселманнар ил халкының 94-97 % ын тәшкил итә. Аларның 93 % ы сөнниләр — дөньяда сөнниләрнең иң югары проценты. Христиан азчылыгы 4 %.

1980-елларда халыкның шактый өлеше арасында ислам гореф-гадәтләренә һәм диннәренә нык бирелгәнлек сизелә. Исламның көндәлек тормышка тулырак кертелүенә карата кызыксыну төрле ысуллар белән чагылган. Консерватив Ислам киеменә һәм баш яулыгына киенгән хатын-кызлар шәһәр һәм авыл районнары урамнарында ешрак очрый башлаган; ир-атлар сакал үстергән. Җомга намазларына йөрүчеләр саны, Рамазан аен үтәүче кешеләр саны да арткан.

1980-елларда хатын-кызлар, бигрәк тә университет студентлары, ислам яңарышы күренешләрендә актив катнаша башлый. Ислам киемнәренә киенгән хатын-кызлар ил университетларында гадәти күренеш.

1970 һәм 1980 еллар дәвамында Якын Көнчыгыш илләрендә икътисад үсеше кимүгә һәм милли сәясәтнең төбәк проблемаларын хәл итә алмавына җавап итеп, исламизм үсеше күзәтелә. Ислам социаль канәгатьсезлек белдерү өчен билге булган. Иордания короле Хөсәен аятолла Хомейнига һәм оппозиция көчләре белән каршы торуда Иран шаһына ачыктан-ачык ярдәм итә, 1979 елда Мисыр белән Израиль арасында тыныч килешү төзегәннән соң, Мисыр белән мөнәсәбәтләрне дәвам итә һәм Иран-Гыйрак сугышында Гыйракка ярдәм күрсәтә.

Иорданиядә, Иран һәм Мисырдагы кебек, ислам оппозициясе беркайчан киң таралыш алмаган. 1970-еллар азагына һәм 1980-еллар дәвамында ил хөкүмәте контролендә торган телевидение корольне һәм аның абыйсы Хәсәнне җомга намазында даими күрсәтә. Массакүләм мәгълүмат чаралары дини программаларга һәм тапшыруларга күбрәк вакыт биргән. 1980-еллар уртасыннан хөкүмәт, исламның фанатик формаларын гаепләп, Исламның тыныч формасын пропагандалый.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Король Габдулла I мәчете төнлә

Король Габдулла I мәчетеИордания башкаласы Амман шәһәрендә 1982 һәм 1989 еллар арасында төзелгән мәчет. Намаз бүлмәсендә берьюлы 3000 мөселман дога кыла ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. PALESTINIAN QUESTION(ингл.)
  3. Crispin Thorold. Jordan's struggle with Islamism. bbc.co.uk, 19.11.2007(ингл.)
  4. Jordan Population Growth(ингл.)
  5. Jordan Demographics(ингл.)