Калахасти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Калахасти latin yazuında])
Шрикалахасти Шива гыйбадәтханәсенең Гопурамы.

Шрикалаха́сти (ингл. Srikalahasti, тел. శ్రీకాళహస్తి,, там. திருக்காளத்தி) яки Калаха́сти — Һиндстанда, Андхра-Прадешта Тирупати даирәсендә муниципаль берәмлек. Шәһәр Пеннар елгасына кушыла торган Сварнамукхи елгасы ярларында урнашкан. Шриклахастида мәшһүр Шива гыйбадәтханәсе бар, ул күп еллар буе Шиваитларның дини сәфәр кылуларның әһәмиятле урыны булып тора. Дакшина-кайласам дип аталучы гыйбадәтханә Виджнаягар Империясе Раджасы Кришнадевараи хөкем сөрү вакытында төзелгән. Ул елга яры һәм калкулыклар арасында урнашкан. Өч гыйбадәтханә гопурамы нәфис архитектуралары өчен мәшһүр. Гыйбадәтханәнең башка мөһим архитектура хасияте булып кисеп бизәлгән йөз баганалы гаять зур мандапам тора.

Шәһәрнең исеме Санскрит телендәге өч хайван исеменнән килеп чыккан: "шри" (үрмәкүч), "кала" (елан) һәм "хасти" (фил). Риваять буенча, алар монда Шива Ходаена табынганнар һәм хөррияткә ия булганнар. Гыйбадәтханәдә бу өч хайванны сурәтләүче сыннар бар.

Калахасти Пураналарда искә алына. Атап ук әйткәндә ул "Сканда-пурана"да, "Шива-пурана"да һәм "Линга-пурана"да. "Сканда-пурана"да әйтелгәнчә Шрикалахастига Арджуна зиярәт кылган. Монда ул калкулык өстендә Шива Ходаена табынган һәм Бхарадварджа хәким белән очрашкан. Аппар, Сундарар һәм Самбантхар, Наянара кебек Тамил изге шагыйрьләре Шрикалахастидан Шива Ходаена Теварам гимннарында дан җырлаган. Пураналарда әйтелгәнчә, Галәмне барлыкка китерүче Брахма бу җирдә Шива Ходаена табынган һәм Сварнамукхи елгасында гөнаһлардан арыну өчен коенган. Бу урынга Һиндстан буйлап дини сәфәр кылган Шанкара килгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]