Камилә Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камилә Вәлиева latin yazuında])
Камилә Вәлиева
Туган телдә исем Камилә Валерий кызы Вәлиева
Туган 26 апрель 2006(2006-04-26) (17 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (Россия) - 2022 Дуслык ордены (Татарстан) - 2022
Россиянең атказанган спорт мастеры - 2022

 Камилә Вәлиева Викиҗыентыкта

Камилә Валерий кызы Вәлиева (26 апрель, 2006, Казан) — Россиянең тимераякта фигуралы шуучысы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда чыгыш ясый. Олимпия чемпионы (2022, команда ярышы), Европа чемпионы (2022), Skate Canada 2021 һәм Rostelekom Cup 2021 Гран-при этаплары җиңүчесе, Finlandia Trophy 2021 ярышының җиңүчесе, Россия чемпионатының көмеш медале иясе (2021), Юниорлар арасында дөнья чемпионы (2020, Таллин), Юниорлар арасында Россия чемпионы (2020). 2018 елдан Этери Тутберидзе остазлыгында шөгыльләнә. Россиянең спорт мастеры (2021), атказанган спорт мастеры (2022).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Камилә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә туа. Этери Тутберидзе төркемендә күнегүләр ясый. Тренерлар штабы: Этери Тутберидзе, Даниил Глейхенгауз, Сергей Дудаков. Буе — 155 см (2020 ел).

2018 елда Казаннан Мәскәүгә Этери Тутберидзе мәшһүр төркеменә (Самбо-70 спорт үзәге, җитәкчесе Ренат Лайшев) күченеп китә. 2012 елдан 2018 елга кадәр фигуралы шуучы өч тренерны алыштыра: 2014 елга кадәр — Марина Кудрявцева, 2014—2015 еллар сезонында — Игорь Лютиков, ә 2015—2018 елларда Наталья Дубинская һәм Станислав Ковалёв төркемендә күнегүләр ясый[2].

Пабло Пикассо рәсеме буенча «Шар өстендә кыз» дигән Камиләнең программасы дөнья фигуралы шууда зур дан казана.

Спорт уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елда Туринда юниор Гран-при финалында (ISU Junior Grand Prix Final) алтын медаль яулый, 2019 елда Франциянең Куршавель юниор буенча Гран-при (Junior Grand Prix) һәм Чиләбе Гран-при ярышларында беренче урын ала.

Камилә Вәлиева Франциядә рәсми ярышта дүртләтелгән тулуп сикерүен башкара ала (хатын-кыз арасында фигуралы шууда Александра Трусовадан соң икенче фигуристка).

2019 елда Камиләнең иң зур баллары: кыска программа — 73,66, ирекле программа — 148,39, барлыгы — 221,95.

2019 елның 6 декабрендә Италиянең Турин шәһәрендә узган юниорлар арасында Гран-при финалында, күптән түгел булган аяк сынуга карамастан, Камилә төп көндәше Алиса Льюны (АКШ) җиңеп, алтын медаль яулый, финалда Камилә дүртләтелгән сикерүләрне кулланмыйча җиңә. Камилә 207,47 балл, Алиса Лью 204,65 балл, өченче урындагы Дарья Усачева (РФ) 200,37 балл җыя[3].

2020 елда юниор дөнья чемпионатында 227.3 балл белән шәхси рекордын куеп, юниор арасында дөнья чемпионатында алтын медаль яулый[4]. Вәлиева кыска программаны хаталарсыз башкара, ирекле программада дүртләтелгән тулупта хата ясый, дүртләтелгзн тулуп — икеләтелгән тулуп каскадын чиста сикерә. Судьялар кыска программаны 74.92 балл белән, ирекле программаны 152.38 балл белән бәялиләр. Ике программа өчен нәтиҗә 227.30 балл тәшкил итә, бу юниорлар дәрәҗәсендә яңа дөнья рекорды була.

20202021 еллар сезонын Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының сезонлы контроль прокатларында башлый.

Спортчы Россия Кубогының II этабында 233.70 балл белән икенче урынны ала. РФ Кубогының V этабында 254.86 балл белән җиңә[5].

Россия Кубогының ике этабы Тимераякта фигуралы шуу буенча 2021 Россия чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә. Россия чемпионатында кыска программада фигуралы шуучы өчле аксельдән егыла, ирекле программада ике дүртләтелгән тулуп (берсе — икеләтелгән тулуп белән каскадта) һәм барлык сикерүләрне башкара. Кыска программа өчен нәтиҗә 79.99 балл тәшкил итә, ирекле программада — 174.02. Нәтиҗә буенча Камилә Вәлиева 254.01 балл белән 2 нче урынны яулый[6].

2022 елның гыйнварында Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә узган Европа беренчелегендә хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә кыска һәм ирекле программаларда барлыгы 259,06 балл җыеп, алтын медаль яулый. Ул дүртле сальховны чиста башкара, ләкин өчле аксельдә хата җибәрә. Аннары дүртле тулуп хәрәкәтен чистага сикерә.[7][8]

2023 елның 26 ноябрендә Мәскәүдә узган фигуралы шуу буенча Русия гран-приенда соңгы этапта Гран-при яулаган[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 ― Россиянең спорт мастеры [10]
  • 2022 ― Дуслык ордены Россия) ― 2022 елда Пекиндагы XXII Кышкы Олимпия Уеннарында (Кытай Халык Республикасы) югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен
  • 2022 ― Россиянең атказанган спорт мастеры [11][12]
  • 2022 ― Дуслык ордены (Татарстан) [13]

Допинг җәнҗалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның 29 гыйнварында Халыкара Спорт арбитраж суды[d] (CAS) Камилә Вәлиеваны допинг куллануда гаепле дип танып, аны дүрт елга дисквалификацияләгән. 2021 елның декабреннән башлап Вәлиеваның бөтен җиңүләре гамәлдән чыгарыла. Моңа, аерым алганда, Европа чемпионатында һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңүләре һәм Россия ярышларында алган бүләкләре керә. 2025 ел ахырына кадәр аңа ярышларда катнашырга, дәүләт һәм хосусый шугалакларда күнегүләр ясарга, дәүләт акчасына уздырылган боз тамашаларында катнашырга ярамый[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.isuresults.com/bios/isufs00107871.htm
  2. Камилә Вәлиева: Фигуралы шууга боз ашамау шарты белән алдылар.. Татар-информ (16 Декабрь 2020).
  3. Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Италиядә алтын медаль яулады. Татар-информ МА, 7.12.2019
  4. Дилбәр Гарифуллина (7 март 2020). Казан кызы Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы. Шәһри Казан.
  5. Камилә Вәлиева — беренче урында. Шәһри Казан (6 декабрь 2020).
  6. Щербакова в третий раз подряд выиграла чемпионат России, Валиева – 2-я, Трусова – 3-я Sports.ru
  7. Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды. Татар-информ, 16.01.2022
  8. Камилә Вәлиева фигуралы шууда Европа чемпионы булды. Азатлык радиосы, 15.01.2022
  9. Сергей Бобылев. "Просто богиня". Валиева выиграла московский этап Гран-при России и вышла в финал серии. ТАСС, 26.11.2023(рус.)
  10. ПРИКАЗ О присвоении спортивного звания «Мастер спорта России». Министерство спорта Российской Федерации (2021-08-31). әлеге чыганактан 2021-09-01 архивланды. 2021-09-01 тикшерелгән.
  11. Фигуристке Валиевой присвоили звание заслуженного мастера спорта России. Газета.Ru, 03.03.2022(рус.)
  12. Приказ Минспорта РФ № 14 НГ от 29.02.2022 «О присвоении почетного спортивного звания «Заслуженный мастер спорта России»(үле сылтама)
  13. Рустам Минниханов вручил Камиле Валиевой орден «Дуслык». Татар-информ, 18.03.2022
  14. Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны допинг эше сәбәпле дүрт елга дисквалификацияләде. Татар-информ, 29.01.2024

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]