Карл Боль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карл Боль latin yazuında])
Карл Боль
Туган 1 (13) июль 1871
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 25 март 1959(1959-03-25) (87 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Лейтенант Шмидт урамы[1]
Һөнәре укытучы
Эш бирүче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Гыйльми дәрәҗә: ветеринария фәннәре докторы[d]

Карл Боль (1 (13) июль 1871, Санкт-Петербург, Россия империясе25 март 1959(1959-03-25) (87 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — ветеринария патологоанатомы, ветеринария фәннәре докторы (1934), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1924, 1930). 1895-1959 елларда Казан ветеринария институтында: патологик анатомия кафедрасы мөдире (1900-1959), директор (1918-1938); бер үк вакытта Казан университетының патологик анатомия кафедрасы мөдире (1921-1924) һәм Казан ветеринария фәнни-тикшеренү институты директоры (1932-1937). Хезмәтләре атларда маңка, котыру, йогышлы анемия (инан) авырулары, туберкулёз һәм паратуберкулёз, тагун (чума), сальмонеллёз һәм дуңгызлардагы йогышлы тире авырулары патогенезы, патоморфологиясенә һәм бу авыруларга диагноз куюга карый.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]