Кашкай теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кашкай теле latin yazuında])
Кашкай теле
Үзисем:

фарсы: قشقایی

Илләр:

Иран Иран

Сөйләшүчеләр саны:

~900 000 кеше (2015)

 Классификация
Төркем:
Язу:

гарәп язуы

Тел кодлары
ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

qxq[1]

Кашкай теле яки кашкай диалекты (фарсы: قشقایی, Kashkai, Qashqa’i, Qashqay) — Иранның Фарс останында яшәүче төрки халыккашкайларның теле. Кашкайларның саны 0,9 – 1,7 млн тирәсе. Кайбер галимнәр (мәсәлән, рус галиме Н.А. Баскаков[2], алман галиме Герһард Дёрфер[3] һ.б.ш.) кашкай телен мөстәкыйль тел итеп түгел, азәрбайҗан теленең бер диалекты итеп карый. Кашкайлар территориаль яктан азәрбайҗаннардан еракта яшәп, телләрен изоляциядә үстергәннәр; кашкайларның һәрберсе, икенче тел буларак, фарсы телен белә. Язуда кашкайлар гарәп әлифбасын куллана.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елда Иранда узган халык саны алу мәгълүматлары буенча илдә 200 мең кашкай исәпкә алынган.

1997 елда узган халык исәбен алу вакытында 1,5 млн кешенең кашкай телендә аралаша алу ихтималы фаразлана.

2015 елгы бәя буенча кашкай телендә сөйләшүчеләр саны — 900 мең[4].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 13 (Кан-Ки). М.: НИ БРЭ, 2009. ISBN 978-5-85270-344-6

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ullens de Schooten M.-T. Lords of the mountains: Southern Persia and the Kashkai tribe. L., 1956.
  2. Иванов М.С. Племена Фарса: кашкайские, хамсе, кухгилуйе, мамасани. М., 1961.
  3. Beck L. The Qashqa’I of Iran. New Haven; L., 1986.
  4. Beck L. Nomad: a year in te life of Qashqa’I tribesman in Iran. Berk, 1991.

Сылтамалаар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Language
  2. Н.А. Баскаков. «Введение в изучение тюркских языков» — ИВШ, 1969 — 267 бит.
  3. Azeri Turkish (author G. Doerfer), pp. 245–248. // Encyclopaedia Iranica. Volume III: Atas-Bayhaqi, Zahir-Al-Din. Edited by Ehsan Yarshater. New York: Bibliotheca Persica Press, 1989, 896 pages. ISBN 9780710091215
  4. Kashkai. Ethnologue.com