Кече Солабаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Солабаш latin yazuında])
Кече Солабаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Биектау районы
Координатлар 56°7'34"тн, 49°15'4"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 183 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422720
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Малый Сулабаш

Кече СолабашТатарстан Республикасының Биектау районындагы авыл.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солабаш авылының икесе дә элеккеге матур традицияләрне саклыйлар. Зиратлар тәртиптә тотыла, урамнар чиста. Яшьләр тыйнак, олыларны олылый белә. Халык иманлы һәм эшчән.

Заманасында Кече Солабашта 160 тан артык хуҗалык булган, хәзер инде 60 кына йорт калган.

Кече Солабаш авылы халкы элек-электән мәдәниятле булган. Авылда заманында җәдит мәктәбе дә эшләгән. Аны Хәсәнгата Габәши оештырган, укучыларны музыкага да өйрәткән.

Кече Солабаш мәктәбендә Солтан Габәшигә багышланган музей ачылган. Бу музейны киләчәктә аерым бер йортка урнаштырырга ниятлиләр.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Солабаш — билгеле һәм күренекле авыл. Бу авылда дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-галим, җәдитчелек хәрәкәте вәкиле Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши 1863 елның 11 гыйнварында указлы мулла гаиләсендә туган. Ул 1933 елның 7 августында вафат булган. Кабере — Кече Солабаш авылы зиратында.

Кече Солабаш авылында аның улы — татар халкының беренче профессиональ композиторы Әхмәтсолтан (Солтан Габәши, 18911942) дөньяга килә. Ул — халык җырларын эшкәртүче, беренче татар опералары («Сания», «Эшче»), вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. Солтан Габәши Башкортстанда вафат була һәм шунда җирләнә.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Солабаш тирәсендә сазлыклар, елга-чишмәләр, урманнар күп. Исемле җирләрдән Атау дип аталган печәнлек игътибарга лаек. Аның мәйданы — 35 гектар. Алатка кадәр Кара имәнлек урманы сузылган; Авыл эче елгасы бар, ул Кече Сола суына кушыла. Авыл эче елгасы ярында дүрт-биш чишмә челтерәп ага. Авылдан 3 чакрым ераклыкта, урман эчендә, Аргы саз булган. Бирге саз дигәне дә шуннан ерак түгел. Аларның суында төнбоеклар, камышлар, саз чәчәкләре үскән.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зур Солабаш (Зур Солабаш һәм Кече Солабаш авыллары тарихы)