Килем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Килем latin yazuında])
Килем
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бүздәк районы
Координатлар 54°46'6"тн, 54°37'5"кнч
Рәсми тел татар теле
Халык саны 830 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Почта индексы 452725

КилемБашкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Идәш елгасы буенда урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 797 кешенең яшәве мәгълүм.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылның төп истәлекле урыны – Тәфкилев морзалар утары. Утарга 1821 елда төзелгән таш мәчет, 1853 елда төзелгән Тәфкилевлар сарае һәм парк керә. Якында 17 гасыр мөселман зираты урнашкан.
/> Россия Федерация президентының 1995 елның 20 февральдәге 176нчы карары нигезендә 1821 елда төзелгән бина федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кертелгән.
Реставрацияләнгән Сарайда бүген “Килем” Татар тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.[1]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Килемдә (“Иске Килемдә”) 1456 кеше яши. Милләте буенча: 1441 татар, 9 типтәр, 6 башкорт.[2]

Халык саны
2010[3]
797

2002 елда 67% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 32%.

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда урта мәктәп эшли. Элек Тәфкилев сараенда урнашкан булса, әле яңа бинада эш итә.

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килемнең күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл җирләрен 9 фермер хуҗалык эшкәртә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 26 км
  • тимер юл станциясенә (Бүздәк): 25 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]