Кутузов ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кутузов ордены latin yazuında])
Кутузов ордены
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә офицерларга, оешмаларга, заводларга
Кем бирә СССР Югары Советы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 28 январь 1943 ел (армия генералы И.И. Федюнинский белән 17 гаскәр башлыгы)
Бүләкләүләр саны I дәрәҗә - 675, II дәрәҗә - 3 326, III дәрәҗә - 3 328
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк I дәрәҗә өчен - I дәрәҗә Ушаков ордены, II дәрәҗә өчен - II дәрәҗә Ушаков ордены, III дәрәҗә өчен - III дәрәҗә Суворов ордены
Кечерәк бүләк I дәрәҗә өчен - I дәрәҗә Нахимов ордены, II дәрәҗә өчен - II дәрәҗә Нахимов ордены, III дәрәҗә өчен - III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены

Кутузов ордены (рус. Орден Кутузова) ― СССРның командирлар өчен дәүләт бүләге. Россия империясенең гаскәр башлыгы Михаил Илларион улы Кутузов исемен йөртә.

1942 елның 29 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]

Рәсем авторы ― рәссам Николай Иван улы Москалев.[2]

Бөек Ватан сугышы чорында (Сталинның «Бер адым да чигенмәскә!» дигән указыннан соң) кабул ителгән орден.

I, II һәм III дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе ― югары дәрәҗә.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Указ буенча яуда уңышлы хәрби һөҗүм оештырган өчен командирлар бүләкләнергә тиеш булса да, илнең оборонасын ныгытуга өлеш керткән төрле министрлыклар хезмәткәрләре, саклану заводлары җитәкчеләре, НКВД, контрразведка җитәкчеләре дә бүләкләнә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Орден алтыннан эшләнә, кабарынкы кызыл йолдыз уртасында түгәрәк эчендә Кремль манарасы фонында М. И. Кутузовның рельеф сурәте. Әйләнә буенча алтын дәфнә ― имән яфрагыннан венок һәм ак эмальтасмада «Михаил Кутузов» дигән язу. Тасма астыннанан көмеш йолдызның 5 нуры тарала. Манара очында куе кызыл эмаль белән капланган йолдыз.

I, II дәрәҗә орденның киңлеге – 50 мм, III дәрәҗәнеке – 44 мм.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  3. Постановление Верховного Совета РФ от 20 марта 1992 года № 2557-I

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  • Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
  • Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
  • Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
  • Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
  • Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
  • Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]