Кызыл мәйдан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл мәйдан latin yazuında])
Кызыл мәйдан
Казан чиркәве, Кызыл мәйдан

Кызыл мәйдан (tat. lat. Qızıl mäydan(үле сылтама), рус. Красная площадь) — Мәскәү шәһәренең баш мәйданы, Мәскәү кирмәне (көнбатышка) һәм Кытай-шәһәре (көнчыгышка) арасында, Мәскәү үзәгендә урнашкан.

Кызыл мәйданнан Мәскәү елгасы ярына Василий төшү юлы бара.

Урнашкан урын[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл мәйдан Кремль юлы, Воскресение капкасы, Никольская урамы, Ильинка, Варварка, Василий төшү юлы арасында урнашкан.

Һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Покров чиркәве. Бөек тарихчы Худяков буенча бу чиркәү Казанны буйсындырганнан соң Казан баш мәчетенә охшаш булган өчен ясалган, ә гөмбәзләре — Казанның Нур-Али Җәмигъ мәчетеннән алынган

Кызыл мәйданда Маңгай урыны (җәзалау урыны — рус. Лобное место), Минин һәм Пожарскийга һәйкәл, Ленин төрбәсе урнаша. Ленин төрбәсе янында Кремль дивары янында каберлек урнаша. Көнбатышка — Мәскәү кирмәне, көнчыгышка — ГУМ кибете, төньякка — Тарихи музей һәм Казан чиркәве, көньякка — Покров чиркәве урнаша.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл мәйдан ЮНЕСКО тарафыннан саклана.
  • Мәйдан түшәмәсе — таш түшәлгән урам.
  • Автомобиль хәрәкәте 1974 елда тыелган.
  • Кызыл мәйдан озынлыгы — 330 метр, киңлеге — 75 метр, мәйданы — 24 750 м².

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укчылар җәзалап үтерүенең иртәсе, Суриков рәсеме, 1881 ел

Иван III хакимлегендә (XV азагы — XVI башы) Мәскәү кирмәне яңа дивары төзегәннән соң Кызыл мәйдан килеп чыга.

1493 — Мәскәүдә зур янгын булган, мәйдан урынында бернәрсә булмаган һәм урынны Янгын (русча Пожар) дип йөртелгән.

Казан шәһәрен 1552 елда буйсындырганнан соң күп чиркәүләр Казан исемле дип атала башлаган. Явыз Иван Казан Кирмәне матурлыгы белән сокланып Мәскәүнең Кызыл мәйданында Казан Кирмәнендә охшаш биналар төземәкче булган. Бөек тарихчы Худяков буенча Покров чиркәве (Изге Василий чиркәве) Казанны буйсындырганнан соң Казан баш мәчетенә охшаш булган өчен ясалган, ә гөмбәзләре — Казанның Нур-Али Җәмигъ мәчетеннән алынган

1625 елдан соң — Спас манарасы яңартып төзегәннән соң — шушы урын Кызыл мәйдан дип йөртелә башлаган.

XVIIIXIX гасырда берничә тапкыр яңартып төзелгән.

1812 елгы Ватан сугышы чорында Наполеон I гаскәрләре Мәскәүне яулап ала. Кайбер чыганаклар буенча Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев җитәкчесендә Кремль шартлауына юл куймый.

« Башкорт кавалериясе кенәз Кудашев отряды составында Кремль шартлауына юл куймай.[1]
»

Инкыйлабтан соң Кызыл мәйдан мемориаль мәгънәсенә ия була. Кирмән дивары янында каберлек килеп чыга, Ленин төрбәсе төзелә. Кызыл мәйдан баш тантана мәйданына әверелә.

Совет Берлеге таркалганнан соң Кызыл мәйданда шугалак еш оештырыла, каберлек янында төрле концертлар һәм биюләр үткәрелә. Галимнәр фикерләре буенча шушы биюләр-концертлар тарихи һәйкәлләргә зур зыянны китерә, аеруча Изге Василий чиркәвенә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Красная площадь // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ашукин Н. С. Красная площадь. — М., 1925.
  • Сто военных парадов / Под ред. ген.-полк. К. С. Грушевого.. — М.: Воениздат, 1974. — 264, [96] с. — 50 000 экз. (в пер., суперобл.) (О военных парадах на Красной площади с 1918 до 1972 года)
  • Бондаренко И. А. Красная площадь Москвы: Архитектурный ансамбль. — М.: Вече, 2006. — 416 с. — (Московский хронограф). — 5 000 экз. — ISBN 5-9533-1334-9
  • Баталов А. Л., Беляев Л. А. Сакральное пространство средневековой Москвы. — М.: Феория, Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 400 с. — ISBN 978-5-4284-0001-4
  • Либсон В. Я., Домшлак М. И., Аренкова Ю. И. и др. Кремль. Китай-город. Центральные площади // Памятники архитектуры Москвы. — М.: Искусство, 1983. — С. 387—398. — 504 с. — 25 000 экз.
  • Рачинский Я.З. Красная площадь // Полный словарь названий московских улиц. — М., 2011. — С. 231. — XXVI, 605 с. — ISBN 978-5-85209-263-2
  1. Россия Президенты сайты.