Кылкубыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кылкубыз latin yazuında])
Кылкубыз

Кылкубыз. Коркыт ата комплексы. Казакъстан
струнный музыкальный инструмент[d]
Классификация кыллы
Уйнау диапазоны
Фото
Тугандаш уен кораллары
Альт, эскрипкә
Бәйле мәкаләләр
В. Дальнең аңлатмалы сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d] һәм Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d]
Татар кылкубызы

Кылкубыз (каз. Қылқобыз, баш. Ҡыл ҡумыз) — төрки халыкларның ике (өч) кыллы, сызгыч белән уйнала торган борынгы музыка уен коралы. V—VIII гасырларда җырчылар, чичәннәр, багучылар, шаманнар арасында киң кулланылган. Барлыкка килүе тарихи шәхес Коркыт исеме белән бәйле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаби дәдә Коркыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коркыт кылкубызда уйный

Төрки халыкларның угыз төркеменә караган азәрбайҗан, төрекмән, төрек халыкларының уртак әдәби ядкәре булган Китаби дәдә Коркыт (тат. Коркыт ата китабы) дастанында кылкубызны барлыкка китергән Коркыт (төр. Dede Korkut, Korkut Ata, әзери. Dədə Qorqud, төрекм. Gorkut Ata) сурәтләнә. Урта гасырлар төрки әдәбияты ядкәре булган «Угызнамә» дастанында кылкубыз атасы Коркыт телгә алына. Фәтхи Бурнашның «Коркыт» поэмасы (1916) «Угызнамә»гә нигезләнеп язылган[1]. Казакъ шагыйре Магҗан Җомабаев бер шигырендә Коркытны «нараттан кылкубыз ясады» дип телгә ала.

Риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, Коркыт кеше гомеренең кыска булуы белән килешә алмыйча, үлемнән качарга уйлый. Ләкин юлында очраткан һәрбер нәрсә үлем турында исенә төшерә: урмандагы агач чери һәм авып төшә, далада кылган кояшта янып бетүе турында әйтә, таулар тиздән ишеләчәк. Барысы да Коркытны үлеме турында кисәтә. Күңелсезләнгән Коркыт агачтан юнып беренче кылкубызын ясый һәм күңелендәгене моң итеп ишеттерә. Үлгәч, каберенә кылкубызын куярга васыять әйтә[2].

Гади кеше кылкубызны уйнау түгел, аңа кагылырга да тиеш булмаган. Ислам дине кабул ителгәч, тыңлаучыларны моңы белән теге дөнья белән бәйләүче дип уйланылган кылкубыз тыелган, аны кулланучы ырымчылар эзәрлекләнгән. Шул сәбәпле, кылкубыз кулланудан төшеп калган, әкренләп онытылган.

Торгызу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан археологы Зәйнулла Самашев Каракабада (Алтай) уздырган экспедиция нәтиҗәсендә кылкубызга охшаган уен коралы белән җирләнгән гаскәри кабере таба[3]. 1973 елда музыка уен коралы ясаучы оста О. Бейсенбаев, милләте белән беларус (поляк) булган этнограф Бронислав Залесскийның 1865 елда Парижда басылып чыккан «Кыргыз (казакъ) далаларындагы тормыш» альбом-китабында сакланып калган сурәте һәм тасвирламасы буенча кылкубызны яңадан торгыза.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кылкубызның заманча төре

Әлеге уен коралы агачтан (күпчелек очракта, каен агачыннан) чүмечкә охшатып, уеп, ягъни агачны кырып, ясалган. Корпус озынлыгы 650-800 мм. Уен коралы агач корпусына сузылган ике яки өч кылдан гыйбарәт, уртадагысы төп кыл булып исәпләнә. Кыллары күк (ак) ат ялы кылыннан тарттырыла.

Сызгычы шулай ук агачка кыл тарттырып ясала, шуңа күрә исеме дә «кылкубыз» дип аталган. Корпусының өске өлеше ачык кала, аскы ягы күн (иләнгән тире) белән тышлана. Күпчелек кылкубызлар кызыл төскә буяла. Кылкубызның киң таралган төре — «нар кубыз». Уен коралының баш өлешендә, муенында, корпус эчендә чылтырый торган тимер асылмалар урнаштырылган була.

Тавыш тезмәсе (строй) — кече октаваның ля, ре яки соль, ре тавышларына тәңгәл китерелә. Диапазоны яки тавыш тирбәлеше ике ярым октаваны тәшкил итә. Скрипкадан аермалы буларак, кылкубыз җилкәгә түгел, тезгә вертикаль рәвештә куеп уйнала.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъ халкында «Кылкубыз тавышы ишетелгән җиргә җен-шайтан ияләшми» дигән ышану-ырым бар.
  • Казакъ халкында «Көй атасы Курмангазы булса, кылкубыз атасы — Коркыт» дигән әйтем бар.
  • Казакъстанның Кызыл Урда өлкәсендә Байкоңгыр - Кызыл Урда арасында корылган Коркыт ата комплексында кылкубызга һәйкәл куелган (архитектор Бәк Ибраев)[4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Болат Сарыбаев. Қазақтың музыкалық аспаптары. Альбом. Алматы: Жалын, 1978.
  2. Казахские народные музыкальные инструменты. Алматы: Онер, 1987.
  3. Краткая энциклопедия Казахской ССР. Том 4. Культура. Алматы, 1990.
  4. Таңчулпан Буракаева. Кылкубызда – безнең асылыбыз. «Киске Өфө», 14.08.2004.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Образ мифа о Коркуте
  3. Парижда Коркыт ата мирасы данланды(үле сылтама)
  4. Пермь – Байкоңгыр автосәяхәте язмасы
Татар халык иҗаты