Көньяк Урал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көньяк Урал latin yazuında])
 Көньяк Урал Викиҗыентыкта
Ямантау — Көньяк Уралның иң биек түбәсе

Көньяк УралУрал тауларының көньяк өлеше. Башкортстанның көнчыгышына һәм Чиләбе өлкәсенең көнбатышында туры килә. Көньяк чиге төньякка сузылган берничә тау сыртыннан тора[1]. Иң биек нокталар — Ямантау (1640 м) һәм Ирәмәл (1582 м).

Көнчыгыш иң кырыйдагы сырт — Ирәндек.

Минйәр станциясендә алсу кыя
Урта Нургыш тавы, Нургыш сырты

Рельефы һәм геологик төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айгыр каялары һәм Инҗәр елгасы

Көньяк Урал рельефы катлаулы. Көньяк-көнбатышында һәм меридиональ юнәлештә төрле биеклектәге сыртлар телгеләнгән, үзәннәре бар.

Тау системасының үзәге - Уралтау сырты, ул Агыйдел һәм Урал (Җаек) елгаларын аерып тора. Ул Көньяк Уралның көнчыгыш өлешендә 500 км озынлыкта, киңлеге 5 тән 30 км га кадәр. Иң биек түбәсе 1067 м (Әрвәк тавы, Белоретның көньягындарак); сыртның уртача биеклеге 800-900 м, ә якындагы үзәннәр 400-500 м га түбәнрәк. Уралтау сырты берничә параллель тезмәдән һәм зур булмаган армытлардан тора, алар киң генә уйпатлар белән аерылган. Алар сөзәк кенә, урыны белән суерташлар, кварцит һәм конгломератлар өемнәре генә калкып тора[1].

Агыйдел елгасы үзәне көнбатышка таба берничә параллель рәвештә килгән биек кыя тау чылбырларын бүлә. Ул сызатта иң биек сырт – Җигәлге һәм Машак, ә иң биек тау массивлары – Ямантау һәм Ирәмәл. Алар бик каты кварц комташлардан һәм балчыклы сланецтан тора. Тау битләүләре 1 100 м биеклеккә кадәр ылыслы урманнар белән капланган, ә өстәрәк таш сибелмәләр өстенлек итә.[1].

Көнбатышкарак уртача биеклеге 1 000 м тәшкил иткән тау чылбырлары китә, бик сирәкләре генә биегрәк [1].

Көнчыгыштарак Көньяк Урал сыртлары: Ирәндек һәм Кырктытау тезелеп китә. [1].Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләрендә көньякта таулар бетә һәм дала, арырак ярымчүллекләр башлана.

Көньяк Урал рельефы Урал тау иленең геологик тарихын чагылдыра.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сальников К. В. «Очерки древней истории Южного Урала» (1967)
  • Стратиграфические схемы Урала. Екатеринбург, 1993. ТТ. Е. И. Кулагина.
  • Кориневский Е. В. Хаотические образования Ильменогорского метаморфического комплекса Южного Урала и их природа. — Екатеринбург: РИО УрО РАН, 2013, — 112 с. ISBN 978-5-7691-2346-7.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Южный Урал: Общее описание района