Леви Маттай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леви Маттай latin yazuında])
Апостол Маттай
Туган телдә исем Леви Маттай
Туган I гасыр
Яһүдәя
Үлгән 74
Хәбәшстан
Үлем сәбәбе башсызландыру[d][1]
Яшәгән урын Капернаум[d]
Милләт яһүди
Һөнәре салым җыючы, вәгазьче
Ата-ана

 Апостол Маттай Викиҗыентыкта

Леви́ Маттай (яһүд. מתי, грек.  Ματθαίος, Леви́й Матфе́й) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, Яңа Гаһед вакыйгалары персонажы. Урнашкан тәртип нигезендә, арамей телендә язылган Маттай Инҗиленең авторы булып санала.

Инҗилләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леви Маттайның исеме Маттай (10:3), Марк (3:18) һәм Лүк (6:15) Инҗилләрендә һәм Апостолларның эшләре китабында (1:13) китерелгән апостоллар исемлегендә искә алына. Кайчакта Инҗилләр Маттайны Леви Һалфай, ягъни Һалфай улы дип атыйлар.

Инҗилләрдә Маттай турында әйтелгән бердәнбер төгәл дөрес факт – аның салым җыючы булуы. Маттай Инҗилендә апостол гади салым җыючы Маттай буларак искә алынган, бу исә авторның түбәнчелеклелеге турында сөйләргә мөмкин, чөнки яһүдиләр салымчыларны бик каты мыскыллаганнар.

Караваджо, «Изге Маттай һәм фәрештә»

Инҗил вакыйгаларыннан соң Маттайның ничек яшәве турында мәгълүматлар бик аз. Кайбер чыганакларга ышансак, ул Хәбәшстанда вәгазь сөйләп йөргән һәм шул илдә, 60 ел тирәсендә җәзалап үтерелгән; башка чыганакларда исә аның Иераполь исемле Кече Азия шәһәрендә кешеләрне христианлыкка чакырганы өчен җәзалануы сөйләнелә. Тагын бер версия исә апостолны Грузиядәге Гонио-Апсарос кирмәнендә үтерелүен хәбәр итә. Маттайның кабере Гониода, яисә Италиядәге Салерно каласында дип санала.

Изге апостол һәм инҗилче Маттайны иконаларда һәм башка сәнгать әсәрләрендә бик еш сурәтлиләр. Караваджоның апостол тормышына багышланган өч картинасы дөньякүләм рәсем сәнгатенең шаһәсәрләре[2] рәтенә керә.

Леви Маттай Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында персонаж буларак катнаша.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Православ чиркәвенең тәкъвимендә (юлиан тәкъвиме буенча) апостол Маттайны 16 ноябрь һәм 30 июньдә (Унике апостол җыены) искә алалар. Католикларда, шулай ук инҗилчеләрдә һәм англиканнарда 21 сентябрьдә хәтер көнен үткәрәләр.

Маттай Италиядәге Салерно шәһәренең яклаучысы дип санала. Шулай ук, бухгалтерлар, тамгачылар һәм барлык финанс хезмәтләре изге Маттайны үзләренең яклаучысы дип кабул итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]