Лоренц көче

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лоренц көче latin yazuında])
⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Лоренц көче (tat.lat. Lorents köçe(үле сылтама))— электромагнит кырда хәрәкәт итүче корылган кисәкчеккә тәэсир итүче көч.

Электр кыры һәм магнит кыры тарафыннан тәэсир итүче көч түбәндәгечә табыла (СИ) :

Шушы тигезләмәне Һоланд галиме Һендрик Лоренц 1892 елда ача. Макроскопик рәвештә Лоренц көче Ампер көченә әверелә.

Лоренц көче тигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корылган кисәкчек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

f - Лоренц көче. q- кисәкчек коргысы, коргының тизлеге - v. Алмаш E - электр кыры һәм алмаш B - магнит кыры.

Тышкы электр кырында E - көчәнешлелеге белән, магнит кырында B - индукциясе белән хәрәкәт итүче v-тизлеге белән корылган кисәкчеккә (q - коргысы белән) тәэсир итүче F көч СИ системасында:

гомуми очракта:

биредә r — корылган кисәкчек радиус-векторы

t — вакыт, югары нокта - вакыт буйлап чыгарылманы билгели.

Өзлексез коргы бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лоренц көче - f. ρ - коргының бүленеше. J - агым тыгызлыгы.

Өзлексез коргы бүленеше Лоренц көче түбәндәгечә табыла:

биредә: корылган кисәкчеккә-dq тәэсир итүче көч-dF

Ковариант күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4-үлчәнешле көч 4-үлчәнешле тизлек ярдәме белән табыла :

биредә: — 4-көч, q — кисәкчек коргысы, — электромагнат кыр тензоры, — 4-тизлек.

Аерым очраклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(B,v) авышу почмагы 90[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корылган кисәкчек магнит кыры сызыкларында перпендикуляр рәвештә хәрәкәт иткәндә, аңа тәэсир итүче Лоренц көче юнәлеше.

Бериш магнит кырында, кисәкчек хәрәкәтенең сызыгына перпендикуляр очракта, корылган кисәкчек Лоренц көче тәэсиреннән -радиуслы әйләнәдә хәрәкәт итә.

Лоренц көче - үзәккә омтылу көче ролен уйный:

СГС:

СИ:

Лоренц көче эше нульгә тигез.

Әгәр тизлек << яктылык тизлеге булса, әйләнүле тизлек тизлектән бәйле булмый:

СГС:

СИ:

(B,v) авышу почмагы [үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әгәр магнит индукциясе векторы белән тизлек арасындагы авышу почмагы булса, кисәкчек винт сызыгында (-радиус, винт адымы - ) хәрәкәт итә:

СГС:

,

СИ:

,

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7