Майсер Кһана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майсер Кһана latin yazuında])

Майсер Кһана ( ਮਾਈਸਰ ਖਾਨਾ ) Дурга Алиһәсе һәм Җвала Җи гыйбадәтханәсе булып тора. Ул Батхиндадан 29 километрда Батхинда-Манса Юлында төзелгән булган.[1] Һәр елны аштмида ике зур мела үткәрелә. Риваять буенча, озак вакыт элек, "Камала" дигән кеше, Җвала җига куркыныч дини сәфәр башкара алмыйча,[2] Дурга хөрмәтенә аның даршаны өчен гомер буе аскеза башкарган, һәм Алиһә шуның белән канәгать булып аңа елына ике мәртәбә күренгән, шулай итеп һәр елны ике мела була.[3] Халык бөтен Пәнҗабтан һәм хәттә күрше штатлардан җыела һәм бергәләшен Алиһә хөрмәтенә гимннар җырлый. Бу гыйбадәтханәгә Һиндулар да, Сикхлар да килгәнгә күрә бу мөһим сәяси вакыйга булып тора.[4] Радһешам Будһлада, Маур Мандиның Җаганнатх җисы һәм Хансраҗ Аггарвал акча җыеп, иң яхшы архитекторларны яллап бу гыйбадәтханәне төзеткәннәр.[5] Батхинда администрациясе раслаганча бу даирәдә тугыз турист җәлеп итә торган урыннарның берсе булырга тиеш.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Exact Location of the Mandir 2010 елның 27 июль көнендә архивланган.
  2. Bathinda Tourist Attractions
  3. Maiser Khana mela concludes
  4. ਜਿੱਥੇ ਦਰਸ਼ਨ ਦਿੰਦੀ ਹੈ ਮਾਤਾ ਜਵਾਲਾ ਜੋਤ 2007 елның 15 май көнендә архивланган.Калып:Dead link
  5. History at Webdunia 2012 елның 16 июль көнендә архивланган.
  6. Tourism projects run into rough weather 2009 елның 8 май көнендә архивланган.