Марат Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Хәйруллин latin yazuında])
Марат Хәйруллин
Туган 26 апрель 1984(1984-04-26)[1][2] (39 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Гаврилов урамы, Казан[3]
Ватандашлыгы  Россия
 Казакъстан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин, Рубин-2, Актүбә[d], Волга, Актүбә[d], Окжетпес[d], Казакстан милли аяк тубы җыелмасы һәм Рубин

Марат Наил улы Хәйруллин (26 апрель 1984(1984-04-26)[1][2] (39 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — Россия-Казакъстан футболчысы, ярымсакчы. Казакъстан чемпионы (2007, 2008, 2009, 2013).

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Хәйруллин 1984 елның 26 апрелендә Казан шәһәрендә туа. Беренче тренеры — Александр Васильевич Осипов. Футбол белән 7 яшендә шөгыльләнә башлый. «Рубин-2» клубы дубленда уйный, 2006 елда команданың төп составына керә.

2007 ел башында Хәйруллинны Россия тренеры Владимир Муханов җитәкчелегендәге «Актүбә» Казакъстан клубына күчә[4]. Хәйруллин команда белән өч ел рәттән (2007—2009) Казакъстан чемпионы була. 84 уен үткәрә һәм 23 гол кертә.

2010 елда Россиянең беренче лига «Волга» Түбән Новгород командасы белән контрактка кул куйса да, ярты елдан соң «Актобе»га әйләнеп кайта. Икенче әйләнештә 14 матч уйный һәм 6 гол кертә, команда көмеш медальләр яулый. Аннан соң ике тапкыр бакыр медальләргә ия була һәм 2013 елда Владимир Никитенко җитәкчелегендә чемпион була, ул чакта Хәйруллин 26 уенда 7 гол кертә. Киләсе елда икенче урынны (Хәйруллин 28 уенда 9 гол кертә) һәм 2015 елда өченче урынны яулый.

2016 елда командага яңа җитәкчелек килә, шулай ук Россия белгечләре: гендиректор Дмитрий Васильев һәм баш тренер Юрий Үткелбаев. Хәйруллин өчен урын табылмый[5]. Ул Казакъстанның башка клубына Владимир Муханов җитәкләгән Күкчәтаудагы «Окжетпес»ка күчә. Хәйруллин 27 уенда 8 гол кертә, клуб 8 урынны ала.

Җыелма команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакъстан җыелма командасы өчен уйнарга аны Чех белгече Мирослав Беранек җәлеп итә. Беренче тапкыр ул җыелма команда составында 2011 елның 3 июнендә Астанада Азәрбайҗанга каршы (2:1) 2012 елгы Европа чемпионатының сайлап алу турнирында чыга[6]. Соңгы уенны 2014 елның 7 июнендә Будапештта Венгрия җыелма командасы белән иптәшләрчә матчта уздыра (0:3). Барлыгы 13 матч үткәрә, аларда бер гол тапшыру белән билгеләп үтелә.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казакъстан чемпионы (4): 2007, 2008, 2009, 2013
  • Көмеш призёр (2): 2010, 2014
  • Бакыр призёр (3): 2011, 2012, 2015
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2008
  • Казакъстан Суперкубогы иясе: 2008, 2014
  • Футзал буенча Татарстан Кубогы иясе: 2016[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Transfermarkt.com — 2000.
  2. 2,0 2,1 FBref.com
  3. https://giteli.info/kazan
  4. Марат Хайруллин - 300 матчей в Премьер-лиге
  5. Разговора с новым директором «Актобе» не было, но на клуб я не в обиде — Марат Хайруллин об уходе
  6. Марат Хайруллин: «О завершении карьеры игрока даже не думаю»
  7. Хайруллин выиграл Кубок Татарстана по футзалу