Мария хатын-кызлар гимназиясе (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария хатын-кызлар гимназиясе (Казан) latin yazuında])
Мария хатын-кызлар гимназиясе
Карта
Гомуми мәгълүмат
Координатлар 55°47'34.800"тн, 49°6'52.200"кнч
Ачылган 1859
Closed 1917

Казан Мария хатын-кызлар гимназиясе (рус. Казанская Мариинская женская гимназия) — Казан шәһәрендә беренче хатын-кызлар гимназиясе. 1859 елда беренче дәрәҗә хатын-кызлар училищесы буларак нигез салынган. 1860 елда училищега император Александр ІІнең хатыны, императрица Мария Александровна хөрмәтенә исем бирелә. Гимназия статусын 1869 елда ала. Ир-ат гимназияләреннән аермалы буларак, биредә классик телләр өйрәнелмәгән, математика һәм табигый фәннәр буенча программалар кыскартылган була. Тулы сигезъеллык курсны тәмамлаганнар (җиденче сыйныф — ике еллык) өй укытучысы исемен алганнар.

1917 елда ябылган. Гимназия бинасында 1918 елдан башлап бердәм хезмәт мәктәбе, соңрак — Совет гомуми белем бирү мәктәбе, хәзерге вакытта Казан федераль университеты каршындагы Н. И. Лобачевский исемендәге лицей урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче дәрәҗәдәге хатын-кызлар училищесы Казанда 1859 елның 30 августында ачыла. Училищены ачу 1841 елда Казанда ачылган Родионов затлы кызлар институты Идел буенда хатын-кызлар өчен урта белем алуга ихтыяҗның зур булуын канәгатьләндерә алмавы сәбәп була. 1841 елга училищеда штат буенча 150 укучы исәпләнгән. Анда төрле катлау кызларын кабул итәләр, әмма ике чикләү булган: уку түләүле (елына 25 сум) һәм укучылар Казанда яшәүче булырга тиеш булган.

Башта училище Крупенникова йортында, Воскресенск урамында, Казан университеты каршында урнашкан.

1 нче разрядлы училище алты сыйныфлы була, шул исәптән мәҗбүри (бушлай укытыла торган) фәннәр: Ходай Законы, рус теле, «арифметика һәм үлчәүләр турында төшенчәләр», география, тарих, чиста язу һәм бәйләм. Түләүле укытыла торган фәннәр: алман һәм француз телләре, рәсем ясау, музыка, җыр һәм бию.

1860 елның мартында училище императрица химаясе астында кабул ителә һәм Мария статусын ала. 1869 елның 1 июлендә Мария училищесы гимназиягә үзгәртелә, анда 222 укучы була.

1870 елдан гимназия җиде сыйныфлы укытуга күчә, 1871 елда укучылар саны 377гә җитә. Попечительләр советының яңа рәисе Н. Е. Боратынский гимназияне иркенрәк бинага күчерү процессын башлап җибәрә. 1871 елда Петропавловский урамы һәм Петропавловский тыкрыгы почмагында Теренин йорты сатып алына (хәзер Муса Җәлил һәм Рәхмәтуллин урамнарының 218 нче йортның почмагы). Сатып алу 11 500 сумга төшкән, әмма йорт авария хәлендә булган. Ремонт тагын 40 000 сумга төшә, әмма 1875 елга биналар җитми башлый. 1878 елда йорт реконструкцияләнә, аңа тагын бер кат төзелә. 1879 елга гимназиядә 896 укучы була.

Гимназиядә Казембек, Загоскиннар, Молоствовлар дворян фамилияләре вәкилләре, Стахеевлар, Свешниковлар сәүдәгәрләр гаиләләре белем ала. 1895 елда гимназияне булачак Казан рәссамы һәм рәсем укытучысы Надежда Сапожникова тәмамлый.

Укучыларның үз-үзләрен тотышы һәм әхлагы артыннан катгый күзәтчелек була: укучы кызлар алъяпкычлы көрән күлмәк кигән, бизәнү әйберләре, сәгать, модалы аяк киеме киеп йөрү тыелган. Шулай ук аларга җәмәгать урыннарында лекцияләрдә, балларда, маскарадларда һәм китапханәләрдә булу тыела. 1900 елда гимназиягә мөселман динендәге татар кызларын кабул итә башлыйлар, өстәвенә, аларны Ходай Законы һәм чиркәү-славян телен өйрәнүдән азат итәләр һәм Ислам нигезләрен укыту өчен мулла эзлиләр. Бу урта белем алучы татарлар санын артуга китерә.

Кагыйдәләр катгый булуга карамастан, укучылар XX гасыр башындагы күп кенә иҗтимагый вакыйгаларда катнашкан. Мария гимназиясе укучылары 1905 елгы инкыйлаб чорындагы «урта мәктәпләр оешмасына» керә, ә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында госпитальләрдә эшли, инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтә. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң гимназия бетерелә, ә 1918 елда аның нигезендә хезмәт мәктәбе ачыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]