Мускуллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мускуллар latin yazuında])
Мускуллар
Сурәт
Кайда өйрәнелә Миология[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие мышечного органа[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C13056
 Мускуллар Викиҗыентыкта
Куше мускуллары төзелешенең борынгы рәсеме
Скелет мускулы төзелеше

Мускуллар (сум ит[1], лат. musculus — кечкенә сычкан) – кеше һәм җәнлекләр тәненең тыгыз, сыгылмалы мускул тукымасыннан торучы, нерв импульслары тәэсирендә кыскару сәләтенә ия органнар. Мускулларның функцияләре – органнарны тотып тора, саклый, төрле позаны алырга ярдәм итә, гәүдәне вертикаль тота. Мускуллар күкрәк, корсак куышлыгы пәрдәсе, йоткылык стенасы составына керә; күз алмасы, ишетү сөякчекләре хәрәкәтен тәшкил итә. Бу әле бик аз функцияләр генә.

Мускулның төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мускул – аркылы – буй мускул җепселләренең параллель бәйләмнәреннән тора. Һәр бәйләм тышча белән капланган. Нечкә кыскаручан җепселләр – миофибрилалар: - миозин (аксым), актин (аксым). 5. Сеңерләр. Мускулларның сөяк өслегенә беректерүче өлеше.

Хайваннарның мөһим үзенчәлеге — аларның хәрәкәтләнү сәләте. Күпчелек хайваннарның хәрәкәте — мускуллар кыскару нәтиҗәсе. Мускуллар мускул тукы-масыннан тора. Шома һәм аркылы-буй мускул тукымалары була. Аларның төп хасияте — ярсынучанлык һәм кыскаручанлык.

Шома мускул тукымасының күзәнәкләре бер төшле; алар бик әкрен кыскаралар, ләкин кыскарган халәттә озак тора алалар. Моллюскларның кабырчыклары тыгыз итеп йомылуы, кешенең кан тамырлары тараюы һәм ки¬ңәюе шома мускулларның кыскаруы белән тәэмин ителә.

Аркылы-буй мускул тукымасы аркылыга-буйга сызгаланган күп төшле күзәнәкләрдән тора (тукыманың исеме шуннан). Күп санлы буынтыгаяклыларның (бөҗәкләр, кыслалар, үрмәкүчләр) һәм умырткалыларның тиз хәрәкәтләре нәкъ менә шушы мускуллар кыскару белән бәйләнгән. Энә карагының, карлыгачның очышларын, антилопа, гепардның омтылып чабуларын исегезгә төшерегез.

Аркылы-буй мускул шома мускул белән чагыштырганда мең тапкырга тизрәк кыскара.

Мускул тукымаларында күп санда үзара бер-берсенә параллель урнашкан кыскаручан җепселләр була. Нәкъ менә шушы җепселләрнең кыскаруы мускулга механик эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Мускуллар һәм терәк-хәрәкәт системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөякләр кешенең скелетын төзи. Скелетның әһәмияте бик зур: ул тәннең терәге булып тора, шулай ук күп кенә эчке органнарны зарарланудан саклый. Мәсәлән, баш сөякләре — баш миен, ә умырткалык сөякләре арка миен (ул умырткалык эчендә урнашкан) саклый.

Әгәр мускуллар булмаса, без хәрәкәтләнә алмас идек. Мускуллар сөякләргә береккән. Мускуллар, кыскарып һәм йомшарып, сөякләрне, димәк, безнең тәнне дә хәрәкәткә китерә. Бу баш мие боерыгы белән башкарыла.

Скелет һәм мускуллар терәк-хәрәкәт системасын барлыкка китерә. Аның төп роле — организмның терәген һәм хәрәкәтен тәэмин итү.

Нинди дә булса хәрәкәт ясарга теләсә, баш миеннән билгеле бер мускулларга сигнал китә, һәм алар кыскара. Димәк, хәрәкәтләребез белән үзебез идарә итә алабыз. Ләкин күп хәрәкәтләрне уйлап тормыйча башкарабыз. Кинәт кенә кулыңны кайнар чәйнеккә тидерсәң, кайвакыт хәтта ни булганын уйлап та тормыйча, шунда ук кулыңны тартып аласың. Тиредән сигнал нервлар буйлап арка миенә килә. Ә арка мие икенче нервлар буйлап кулда урнашкан мускулларга җавап сигналы җибәрә. Бу сигнал буенча мускуллар шунда ук кыскаралар һәм кулның сөякләрен күтәртәләр. Менә шулай кул бөгелә, тартып алына. Хәтта шундый гади генә хәрәкәттә дә — кулны тартып алуда — тире дә, нервлар да, ми дә, сөякләр дә, мускуллар да катнаша.

Кешенең сын-гәүдәсе скелетка һәм мускулларга бәйле. Сын-гәүдәсе дөрес булган кеше аркасын төз, иңбашларын һәм башын туры тота. Андый кеше зифа, матур күренә. Сын-гәүдәсе дөрес үсмәгән кеше бөтенләй башка кыяфәттә: аның иңбашлары һәм башы салынкы, күкрәге эчкә баткан була. Өстәвенә гәүдә дөрес үсеш алмаганда сулыш алу авырлаша, йөрәк һәм башка эчке органнар начаррак эшли. Сын-гәүдә балачакта һәм үсмер вакытта формалаша. Гәүдә дөрес үсеш алсын өчен, кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Башны бераз алга иеп, һәрвакыт туры утыр. Өстәл белән күкрәк арасы уч төбе киңлегендә булырга тиеш. Урындык артына терәлеп утыр. Кулларыңны өстәлгә иркен куй, аларга таянма. Утырганда ике аягың да табаны белән идәнгә тиеп торсын. Арысаң, гәүдә торышын үзгәртеп, утырган килеш яки урыннан торып, берничә күнегү эшлә. Сыйныфта моны физкультминут вакытында эшлиләр. Физкультминуттан соң яңадан дөрес утыр.

Йөргәндә гәүдәңне төз тот, аркаңны чыгарма. Әгәр авыр әйбер күтәреп барырга туры килсә, ике кулыңа да тигезләп бүлеп тотарга тырыш. Әгәр бүленә торган әйбер булмаса, бер кулдан икенчесенә күчереп барырга кирәк. Мәктәпкә, пәртфил белән йөрүгә караганда, ранец белән йөрү яхшырак. Йомшак караватта йокларга ярамый. Яткан урының тигез, аз гына катырак булырга тиеш. Мускуллары үсмәгән кешенең гәүдәсе бервакытта да төз, матур була алмый. Арканы, иңбашларны, башны нәкъ менә мускуллар тотып тора. Физик хезмәт, физкультура, спорт белән шөгыльләнгән кешенең генә мускуллары нык була. Хәлдән килсә, көн саен утырышлар, тартылмалар, җиртөрткеләр, гәүдә күтәрү күнегүләрен ясау кирәк. Бу малайларга да, кызларга да кагыла. Мускулларның төп дошманы — хәрәкәтсезлек, ә иң яхшы дусты — хәрәкәт.

Мускуллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]