Мәзәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәзәк latin yazuında])

Мәзәк — борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.

Мәзәкләр, гадәттә, мәҗлесләрдә, күмәк ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр. «Мәзәк — күңел ачкычы» дигән гыйбарә дә жанрның әнә шундый вазифасына ишарә итә.

Октябрь инкыйлабына кадәр мәзәк сүзе урынына күбрәк гарәп «латифа» (үткен сүз, шаярту) сүзе кулланылган [1].

Мәзәк мәгънәсе буенча грек сүзе булган “анекдот”ка туры килә. Баштарак бу сүз “басылып чыкмаган”, ягъни телдән генә сөйләп йөртелгән әсәр мәгънәсендә кулланылган. Тора-бара элеккеге авторлар тарафыннан “искә алынмаган” нинди дә булса аеруча характерлы фактны, очракны яки үзенә бер төрле хәлне аңлата башлаган.

Мәзәк – юмор-сатирага нигезләнгән кыска сюжетлы һәм көтелмәгәнчә тәмамлана торган кечкенә жанр.

Мәзәкләр төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иҗтимагый-социаль эчтәлекле мәзәкләр.
  2. Тормыш-көнкүреш мәзәкләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.