Мәчкәрә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәчкәрә latin yazuında])
Мәчкәрә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кукмара районы
Координатлар 56°20'24"тн, 50°49'48"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84364
Почта индексы 422115
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Маскара

МәчкәрәТатарстан Республикасының Кукмара районындагы татар авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек-электән Кукмара районындагы Мәчкәрә авылын Ишмән иле дип йөрткәннәр. Мәчкәрә исеме исә мариларның “маскар” сүзеннән алынып, “аю” дип тәрҗемә ителә. Аюлар бу җирдә күпләп булганмы-юкмы, анысы билгесез. Әмма Ишмән – иң элек сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган урын.

1610 елда дөньяга килгән Ишмән Туктар улы, Бөрбаштан (Балтач районы) Мәчкәрәгә килеп йорт сала. Бөрбашка исә алар XVII гасырда, Касыйм ханлыгы юкка чыгарылгач кайткан була. Туктаргали Бөрбаш авылы зиратына күмелгән. Кабердәге дата – 1675 ел.

Үтәмишевләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишмән нәселенең иң танылган вәкиле – Габдулла Габдессәлам улы Үтәмишев. Дөнья могҗизасы булырдай мәчетне 1791 елда Мәчкәрәдә ул төзетә. Ике катлы беренче Җәмигъ мәчете авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Ул заманындагы иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән. Изге бина классицизм элементлары кушылган “Петербург бароккосы” һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән. Манараның кыйбласын галим Г. Курсави күрсәтеп биргән була. 1793 елда монда беренче намаз укыла.

Габдулла Үтәмишев тарихка XVIII гасыр ахырында текстиль мануфактурасына нигез салган, беренче гилдия Малмыж сәүдәгәре буларак кереп калган. Габдулла белемле шәхес була, аның дин хакында берничә китабы бар. Хәләл җефете – дин белгече Г. Курсавиның бертуган сеңлесе Мәрхәбә.

Туку фабрикалары хуҗасы Габдулла Үтәмишевны Россия һәм чит илләрдә юмарт меценат буларак та белгәннәр. Ул Россиядә 150ләп мәчет төзеткән. Казандагы Иске Таш мәчет тә аның хисабына торгызылган. Ш. Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында болай дип яза: “Габдулла илнең олы байларыннан булып, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә дуслыгы белән шөһрәт казанган. Яхшылык һәм изгелекнең истәлеге итеп йөз иллеләп мәчет салдырды...” Шунысы да хак: иң беренче иман йортын Габдулла бай нәкъ менә туган җирендә – Ишмән илендә төзетә.

Беренче Җәмигъ мәчетенең Сатыш, Иж-Бубый белән бер дәрәҗәдә торган мәдрәсәсе дә булган. Шәкертләр Казан, Сембер, Уфа шәһәрләре, Нократ губернасы, хәтта Азия илләреннән килеп укыганнар. Олуг шәхесләрдән – бөек акыл иясе К. Насыйриның әтисе, тарихчы-галим Х. Әмирхан, дин белгече Г. Курсави, галим-фәлсәфәче Ш. Мәрҗанинең бабасы Сөбхан әл-Мәрҗани да монда гыйлем алганнар.

Мәчет манара белән – 139 ел, манарасыз 79 ел торган. Габдулла бай мәчетенең манарасы 1930 елда киселә. 1971 елга кадәр ул ындыр табагы була. Аннары – бер кемгә дә кирәксез булып, буш тора. Ташландык хәлдә ятып, җимерелә башлаган Җәмигъ мәчетен 2005 елда төзекләндерә башлыйлар.[1]

Мәчкәрәдән башка бер сәүдәгәр — Хәмзә Габделвәлиев дә чыккан. Ул яшь чакта Кыргызстан якларына чыгып китеп, шунда төпләнеп калган. Аның оныгы Чыңгыз Айтматов — күренекле кыргыз язучысы.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчкәрәдә Үтәмишевлар йорты төзекләндерелгәннән соң

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.