Наталья Варлей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наталья Варлей latin yazuında])
Наталья Варлей
Туган телдә исем рус. Наталья Владимировна Варлей
Туган 22 июнь 1947(1947-06-22) (76 яшь)
Румыния, Күстәнҗә
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате укуханәсе[d], Мәскәү театр институты[d] һәм А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре актриса
Эш бирүче Станиславский ис. Мәскәү драма театры[d]
Җефет Владимир Тихонов[d]
Балалар уллары Василий, Александр
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган артисты, 1989 Дуслык ордены (РФ), 2010) Почет ордены (РФ, 2017)

 Наталья Варлей Викиҗыентыкта

Наталья Варлей, Наталья Владимир кызы Варлей (рус. Наталья Владимировна Варлей, 1947 елның 22 июне, Румыния, Күстәнҗә) — совет һәм РФ театр һәм кино актрисасы. РСФСР атказанган артисты (1989). РСФСРның Н. К. Крупская исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наталья Варлей. Северодвинск, 2010

1947 елның 22 июнендә Румыниянең Күстәнҗә шәһәрендә туган. Әтисе Владимир Виктор улы (19191999) ерак араларга йөзүче карабның капитаны була, Бөек Ватан сугышында катнаша. Әтисе ягыннан борынгы бабалары Велстән Россия империясенә күченгәннәр. Әнисе Ариадна Сергей кызы Сенявина (19272011) ягыннан бабалары французлар.

Әтисе 19551957 елларда Мурманск шәһәр башкарма комитеты рәисе булып эшли, шуңа күрә Наталья Варлейның балачагы Мурманскида уза. Дүрт яшеннән шигырьләр яза башлый. Музыкага өйрәнә, рәсем ясый. 1950 еллар ахырында гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Цирк һәм эстрада сәнгате училещесынең акробатика бүлеген (1965), Б. Щукин исемендәге театр училещесын (1971) тәмамлаган. 1980 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.

1967 елга хәтле төрле шәһәрләрнең циркларында (шул исәптән Мәскәү дәүләт циркында (Мәскәүнең Цветной бульварындагы цирк) эквилибрист булып эшли.

19711981 елларда К. Станиславский исемендәге Мәскәү драма театры актрисасы. Бераз «О'кей» театрында эшләп ала. Чит ил фильмнарын тәрҗемә итү — тавыш яздыру эшендә катнаша, мәсәлән, 1994 елда «Rosa Salvaje» (тат. Кыргый Роза) телесериалында (Мексика) Вероника Кастро уйнаган Роза Гарсиа булып тавыш яздыра. РТР телевидение каналында «Домашние хлопоты» (тат. Йорт мәшәкатьләре) тапшыруын алып бара. 2014 елдан Беренче каналда «Дело ваше» (тат. Сезнең эш) ток-шоуын алып баручыларның берсе.

2015 елның 24 декабрендә «Украинаның хәвефсезлегенә куркыныч тудыручы шәхесләр» исемлегенә кертелгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кино карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырыклап картинада уйный.
Беренче истә калган роле — режиссер Георгий Юнгвальд-Хилькевичның «Формула радуги» (тат. Салават күпере формуласы, Одесса киностудиясе, 1966) картинасындагы шәфкать туташы роле.
Режиссер Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» (тат. Кавказ әсире, яки Шурикның яңа маҗаралары, Мосфильм, 1967) картинасындагы баш роль — Нина роле белән киң танылу ала.

Сайланма фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 — Кавказ әсире, яки Шурикның яңа маҗаралары — Нина (баш роль)
  • 1967 — Вий — Панночка
  • 1970 — Ефрейтор Зубовның җиде кәләше — Галина Листопад
  • 1971 — Унике урындык — Лиза Калачева
  • 1985 — Киләчәктән килгән кунак — Марта Эрастовна
  • 1992 — Дерибасовскаяда әйбәт һава, яки Брайтон Бичта янә яңгырлар ява — агент Мэри Стар
  • 1994 — Зөбәрҗәт шәһәрнең тылсымчысы — Бастинда / Гингема

Җыр карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике шигырьләр китабы нәшер итә.
1992 елда үз сүзләренә язылган җырлардан төзелгән «На высшей точке единения» грампластинкасын чыгара (композитор Николай Шершень музыкасы). 3 компакт-диск яздырган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1984 — РСФСРның Н.К. Крупская исемендәге дәүләт премиясе — «Не хочу быть взрослым» (Өлкән кеше буласым килми, 1982) картинасында башкарган Катяның әнисе роле өчен
  • 1989 — РСФСР атказанган артисты
  • 2010Дуслык ордены (РФ) Дуслык ордены (РФ)
  • 2017Почет ордены (РФ) Почет ордены (РФ)

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире (1967 елдан) — киноактер Николай Бурляев (03.08.1946). Уртак балалары юк.
Икенче ире (1971 елдан) — киноактер Владимир Тихонов (1950-1990), киноактерлар Нонна Мордюкова белән Вячеслав Тихоновларның улы.
Балалары: уллары Василий (1972), оныгы Евгений (1995).
Икенче баласы — Александр (1985), хәзер режиссер.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Июньдә кабынган йолдызлар. Наталья Варлей. «Сөембикә», 2017 ел, июнь, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]