Негроид раса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Негроид раса latin yazuında])
Негроид раса
Негроид раса

Негроид раса (шулай ук экваториаль раса) - кешелекнең зур расаларының берсе. Әлеге раса вәкилләре башлыча Иске дөньяның тропик районнарында, Төньяк һәм Көньяк Америкада яши.

Аларга тәннәренең кара-кучкыл булуы, дулкынлы яисә бөдрә чәч, җәенке борын, калын иреннәр, гадәттә сирәк сакал-мыек хас.

Негроидларның кара-кучкыл булуы аларны ультрашәмәхә нурлардан, европеоидларның аксыл төсенә караганда яхшырак саклый. Бөдрә чәч кояш кыздырганда эссе сугудан саклый. Әмма бу билгеләрнең әһәмияте исбат ителмәгән, чөнки хәзерге вакытта шул ук шартларда башка раса вәкилләре дә яши.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сонин Н.И., Сапин М.Р. С63 Биология.Кеше. Ф.Г.Иштирәкова тәрҗемәсе - Казан:Мәгариф, 2002.