Никита Михалков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никита Михалков latin yazuında])
Никита Михалков
Туган телдә исем Никита Сергеевич Михалков
Туган 21 октябрь 1945(1945-10-21) (78 яшь)
Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d], Мәскәү театр институты[d], Центральная музыкальная школа[d] һәм ГОУ ЦО № 1239[d]
Һөнәре актёр, сценарист, кинорежиссёр
Эш бирүче Югары сценарийчеләр һәм режиссерлар курслары[d]
Җефет Анастасия Александровна Вертинская[d] һәм Татьяна Михалкова
Балалар Степан Никитич Михалков[d], Анна Никитична Михалкова[d], Артём Никитич Михалков[d] һәм Надежда Никитична Михалкова[d]
Ата-ана
Кардәшләр Андрей Сергеевич Кончаловский[d]
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены


Италия, Франция бүләкләре; РСФСР халык артисты; Заслуженный артист РСФСР; Россия дәүләт премиясе: 1993, 1995, 1999; Ленин комсомолы премиясе һәм бүтән
Кинобүләкләр:

Ника - 1992, Оскар премиясе -1995.

 Никита Михалков Викиҗыентыкта

Никита Михалков (Ники́та Серге́евич Михалко́в) (1945 21 октябрь, Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе һәм Россия актёры, кинорежиссёр, сценарист һәм продюсер, РСФСР халык артисты (1984). Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Никита Михалков совет гаиләсендә Мәскәүдә туган. Аның әтисе – Сергей Михалков, әнисе – Наталья Кончаловская. Олы бертуганы — Андрей Михалков-Кончаловский.

1995 елда "Кояш белән ялыкканнар" дигән фильм өчен режиссёр буларак Оскар премиясенә лаек була.

Актёр буларак "Мин Мәскәү буйлап йөрим" (режиссер Данелия), "Сибириада" (режиссер абые Андрей Михалков-Кончаловский), "Мәрхәмәтсез романс", "Ике кеше өчен вокзал", "Баскервильләр эте" фильмнарында уйнаган. 1974 елда Михалков үз беренчесе фильмын "Ят кешеләр арасында үз кеше, үз кешеләр арасында ят кеше" төшерә.

Иҗтимагый һәм сәяси карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Никита Михалков монархия, консерватив карашларында нык тора. Берничә тапкыр Путинны президент постында өченче чорга калырга чакырды, шуның өчен берничә хат язып җибәрде.

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләкин Михалков эшчәнлеге бик тәнкыйтьләнә: 1999 елда "нацбол" тарафдарын кыйнашы өчен, канунсыз хәлдә "мигалка"ны куллану өчен, кинематографистлар Берлеге рәисе бозылулар белән итеп сайланганы өчен, аудио-видео продукциясе сатудан 1% салымын алу өчен һ.б.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]