Николай Столяров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Столяров latin yazuında])
Николай Столяров
Туу датасы 22 май 1922(1922-05-22)
Туу урыны Казан
Үлем датасы 23 февраль 1993(1993-02-23) (70 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре авиация авиация
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән авиазвено
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыСовет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыАлександр Невский орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1956
[[commons:Category: Nikolay Stolyarov Викиҗыентыкта|Николай Столяров]] Викиҗыентыкта

Николай Столяров, Николай Георгий улы Столяров (рус. Столяров Николай Георгиевич, 1922 елның 22 мае, Казан1993 елның 23 феврале, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы (1944, 1945).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

1922 елның 22 маенда Казанда дүрт балалы тегүче гаиләсендә туган. Дары бистәсендә (Аккош урамы, 16) яшәгән, 1нче мәктәптә укыган. Урта мәктәпне (1940) һәм Казан ОСАВИАХИМ аэроклубын тәмамлаган. Дары заводында эшләгән. 1941 елдан Кызыл гаскәрдә. Свердлауда тизләтелгән тәртиптә хәрби-авиация мәктәбен тәмамлаган (1941) һәм шунда инструктор итеп калдырылган. 1942 елның декабреннән хәрәкәттәге армиядә. 2нче Украина фронты 5нче һава армиясе 1нче штурм авиакорпусы 292нче штурм авиадивизиясе 667нче штурм авиаполкы звено командиры лейтенант Столяров 1944 елның гыйнвар аена кадәр 96 сугышчан очыш ясый. Курск сугышы, Днепрны кичү, Полтава, Кременчуг, Кировоградны азат итү сугышларында күрсәткән батырлыгы өчен 1944 елның 1 июлендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

1нче Украина фронты 2нче һава армиясе 1нче гвардия штурм авиакорпусы 3нче гвардия штурм авиадивизиясе 141нче гвардия штурм авиаполкы очучысы капитан Столяров 1945 елның апреленә кадәр 153 сугышчан очыш ясаган. Дошманның 8 очкычын шәхсән бәреп төшергән. 1945 елның 27 июнендә икенче тапкыр Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Сугыштан соң Полтавада югары штурман-офицерлар мәктәбен (1946), Хәрби-һава академиясен (1954) тәмамлаган. Авиаполкта штурман һәм командир ярдәмчесе булып хезмәт иткән.

1956 елдан подполковник Столяров запаска чыгып, Мәскәү шәһәрендә яшәгән. 1975 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага китә. Мәскәүдә автохуҗалыкта инженер булып эшләгән. 1993 елның 23 февралендә Мәскәүдә вафат, Троекуров зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Вера Мухина ясаган бюст.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Герои Советского Союза. Т. 2. М., 1988.
  2. Герои Советского Союза — наши земляки. Кн. 3. К., 1986.
  3. Люди бессмертного подвига. Кн. 2. М., 1975.
  4. Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963.
  5. Советлар Союзы Геройлары — безнең якташларыбыз. К., 1990.
  6. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-010016
  7. Война...Судьбы...Память...Песни...(авторы-составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]