Нәҗип Хәмитов (язучы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Хәмитов (язучы) latin yazuında])
Нәҗип Хәмитов

Нәҗип Хәмитов
Псевдонимнар: Ян Нэз
Туу датасы: 17 гыйнвар 1963(1963-01-17) (61 яшь)
Туу урыны: Украина, Киев
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Украина Украина
Эшчәнлек төре: язучы
Юнәлеш: фәлсәфә
Жанр: фэнтези
Иҗат итү теле: рус теле, украин теле

Нәҗип Хәмитов (псевдонимнары Ян Нэз, Нэз Светлый, тулы исеме Нәҗип Вилен улы Хәмитов, рус. Назип Виленович (вариант: Валентинович) Хамитов, укр. Назiп Вiленович Хамiтов) — украин һәм рус фәлсәфәчесе һәм психоаналитигы, язучы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1998). Профессор (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Светлана белән
Н. Хәмитов китабы. 2006

1963 елның 17 гыйнварында Киевта туган. Киевның 168- мәктәбен, Киев дәүләт университетының (хәзер Тарас Шевченко исемендәге Милли университет) фәлсәфә факультетын тәмамлаган (1985). Кандидатлык (1992), докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Киев-Могилян академиясе» милли университеты (Киев) профессоры.
  • Украина милли фәннәр академиясенең Григорий Сковорода исемендәге фәлсәфә институты фәлсәфи антропология бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре.
  • 1998 елда Һумбольдт исемендәге Берлин университетында метаантропология буенча лекцияләр укый.
  • Актуальләштерүче андрогин-анализ һәм психоанализ халыкара ассоциациясе президенты.

Фәнни эш юнәлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне тирәнтен өйрәнү һәм коррекцияләү (төзәтү) белән шөгыльләнә торган актуальләштерүче андрогин-анализ һәм психоанализ методларын уйлап таба.[1]
  • Афоризмотерапия — шәхесне махсус сайлап алынган автор афоризмнары ярдәмендә актуальләштерү методикасын уйлап таба.
  • Җенесләрнең фәлсәфәсе һәм психологиясе проблемаларын, психоанализ фәлсәфәсен, мәдәниятнең архетиплары фәлсәфәсе һәм психологиясен, экзистенциаль антропология һәм метаантропологияне өйрәнә.
  • Психология һәм фәлсәфәгә караган китаплар, шулай ук фэнтези жанрында язылган романнар авторы. Хатыны Светлана Крылова белән берлектә язылганнары да бар.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хатын-кыз һәм ир-ат ялгызлыгы» («Одиночество женское и мужское») (1995),
  • «Гадәтилектән котылу: сәнгать тормыш каршылыкларын җиңә» («Освобождение от обыденности: искусство как разрешение противоречий жизни») (1995),
  • «Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы чик. Метаантропологиягә кереш» («Пределы мужского и женского. Введение в метаантропологию») (1997),
  • «Фәлсәфә тарихы: кеше проблемасы» («История философии: проблема человека») (2000; С.А. Крылова һәм Л.Н. Гармаш белән берлектә),
  • «Кеше яшәешендә ялгызлык» («Одиночество в человеческом бытии») (2000),
  • «Җенеснең фәлсәфәсе һәм психологиясе» («Философия и психология пола») (2001),
  • «Кеше фәлсәфәсе: метафизикадан метаантропологиягә» («Философия человека: от метафизики к метаантропологии») (2002),
  • «Ир-ат һәм хатын-кыз сере» («Тайна мужского и женского») (2002),
  • «Чибәр хатын-кыз психологиясе» («Психология красивой женщины») (2003; С.А. Крылова белән берлектә) һ.б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]