Парагвай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Парагвай latin yazuında])
Парагвай
Байрак
Илтамга
Шигарь Peace and justice Edit this on Wikidata
Башкала Асунсьон
Халык саны 6 811 297 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1811 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел испан теле, гуарани
География
Мәйдан 406,756 км²
Координатлар 23.5°S 58°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 39 951 миллион US$ (2021), 41 722 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Парагвай гуарание
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.542 (2014)[2]
КПҮИ 0.717 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 73.12 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 43.5 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт[6]
Телефон коды +595
ISO 3166-1 коды PY
ХОК коды PAR
Интернет домены .py


Парагва́й (исп. Paraguay, гуар. Paraguáype), рәсми атамасы Парагва́й Респу́бликасы (исп.República del Paraguay, гуар. Tetã Paraguái) – Көньяк Америкада урнашкан диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. "Парагвай" сүзе гуарани телендә җирле Парана елгасының атамасыннан килеп чыккан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1537 – испаннар Асунсьонга нигез сала.
  • 15421640Перу испан вице-корольлеге составында.
  • 1609иезуитларның үтеп керүе.
  • 1617 – Парагвай территориясе Перу испан вице-корольлеге кысаларында Испаниядән автономиягә ирешә. Җирле хакимиятне иезуитлар ордены кулында була.
  • 1768 – иезуитларның испан хакимияте тарафыннан Парагвайдан куылуы.
  • 1776 – Парагвай Рио-де-Ла-Плата вице-корольлеге составына кертелә.
  • 1811 – Рио-де-Ла-Платаның Испаниядән бәйсезлек алуы тәэсирендә Парагвай Испаниягә һәм Рио-де-Ла-Платаның дәвамчысы булган Аргентинага бәйсез дәүләт булып оеша.
  • 1848 – креолларның (испаннарның җирле токымнары) хаклары индеецларның хаклары белән тигезләшә.
  • 18661870 – Бразилия һәм Аргентина белән сугыш (Парагвай сугышы). Сугыш нәтиҗәсендә халык саны 1 525 000нән 90 %ка кими (1871 елда 221 000 кеше, шуларның 28 000 генә ир кеше).
  • 1887 – эре җирбиләүчеләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыручы «Колорадо» фиркасенең корылуы.
  • 19221923 – гражданнар сугышы.
  • 19321935Боливия белән Чак сугышы. Парагвай сугышта җиңә, ләкин яулап алынган җирләрне АКШ корпорацияләре эшкәртә башлый.
  • 1936Чак сугышы ветераннары хакимиятне үз кулына ала.
  • 19401948генерал Мориниго диктатурасы.
  • 19541989генерал Стресснер диктатурасы.
  • 1989 елның 3 феврале – Стресснер Андрес Родригес тарафыннан бәреп төшерелә.
  • 1992 – яңа конституция кабул ителә.

Сәяси төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республика. Дәүләтнең һәм хөкүмәт башлыгы – халык тарафыннан биш елга сайланып куелган президент. 2008 елдан башлап Парагвайның президенты – сайлаучы тавышларының 41 %ын җыйган Фернандо Луго.

Парламент – халык тарафыннан биш елга сайланучы 45 сенатордан һәм 80 депутаттан торучы ике палаталы Конгресс.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парагвай картасы

Парагвай Җөмһүрияте Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан һәм океанга чыгышы юк. Көньякта һәм көньяк-көнбатышта Аргентина, төньякта һәм төньяк-көнбатышта Боливия, көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Бразилия белән чиктәш. Ил Парагвай елгасы белән ике тигез булмаган кисәккә бүленгән. Елганың көнбатышында илнең 60 %ын биләп торучы чүлле Гран-Чако өлкәсе урнашкан. Халыкның төп өлеше яшәгән көнчыгышта уңдырышлы далалар һәм субтропик урманнар урнашкан.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Электр энергиясе тышка чыгарыла. Үз-үзен бодай һәм башка ризык төрләре белән тәэмин итә. Мамык һәм май культуралары (аеруча кытай борчагы) җитештерелә.

Парагвайның икътисады авыл хуҗалыгына һәм Бразилия белән Аргентиина базарларына нык бәйле. Ягулык җитештерелми. Банк һәм финанс секторлары үсеш алмаган. Икътисад тотрыксыз һәм чит ил инвестицияләре аз.

Төп экспорт товарлары – кытай борчагы, мамык, ит, үсемлек мае, электроэнергия, агач, күн.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның еллык артуы – 2,4 %.

Уртача гомер озынлыгы – 75,8 ел.

Укый-яза белү – 94 % (2003 ел бәяләмәсе).

Халыкның 88 % артыгы – метислар (испаннар белән индеецларның кушылмасы). Чиста канлы индеецлар – 2 %, ак халык – 9 %. Илдә халыкара аралашуда гуарани теле киң кулланыла. Халыкның 37 %ы бары тик гуаранида аралаша, яртысы испанча һәм гуаранича белә, 7 %ы бары тик испан телен белә һәм 6 % – немецча, японча яки корейча сөйләшә.

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил халкының (7,3 млн кеше, 2021 елга) 95 % тан артыгы үзләрен христианнар дип саный (89 % католиклар һәм 8 % протестантлар) [7]. Азчылык диннәргә мормоннар, Бәһаи, Ислам, Буддачылык, Һинд дине, Яһүд дине һ. б. керә [8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. The Latin American Socio-Religious Studies Program/ Programa Latinoamericano de Estudios Sociorreligiosos (PROLADES) 2018 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган. PROLADES Religion in America by country
  8. Paraguay religion. State.gov (14 September 2007).