Паралимпия уеннары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Паралимпия уеннары latin yazuında])
Паралимпия уеннары эмблемасы

Парали́мпия уеннары́ (Парoли́мпия уеннары́) – физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары. Традиция буенча ярышлар Олимпия уеннарыннан соң, 1992 елдан бирле шул ук шәһәрдә уздырылалар.

Паралимпия уеннары ике төрле була: җәйге (1960 елдан бирле уздырыла) һәм кышкы (1976 елдан бирле уздырыла). Паралимпия уеннары Халыкара Паралимпия комитеты карамагы астында узалар.

Паралимпия уеннарында хәрәкәтләнү мөмкинчелекләре чикләнгән, ампутация кичергән, сукыр яки церебраль паралич авырулы спортчылар катнаша ала. Акыл ягыннан гарип спортчыларга Махсус Олимпия уеннары, ә ишетми торганнарга – Дефлимпия уеннары уздырыла.

Паралимпия төшенчәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Паралимпия “ төшенчәсенең барлыкка килүе төгәл билгеле түгел. Күпчелек очракта ул сүзне параплегия һәм олимпия сүзләре кушылып барлыкка килгән дип аңлаталар, чөнки беренче уеннарда күбесенчә аяклары хәрәкәтләнми торган спортчылар катнашканнар. Әлеге аңлатма хәзерге Паралимпия уеннарына туры килми, чөнки анда башка авырулы катнашучылар да бар.

Рәсми рәвештә “паралимпия” сүзен грек теленнән παρά бәйлеге һәм Олимпия сүзенән килеп чыккан дип билгелиләр. Παρά бәйлегең мәгънәсе “якын”, “чагыштырмача” һәм Олимпия уеннарына карата параллель рәвештә уздырылуын билгели. Паралимпия төшенчәсе беренче тапкыр Төнъяк Кореяның Сеул шәһәрендә 1988 елда уздырылган ярышларда рәсми кулланышка керә.

Инвалидлар спорты тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инвалидлар спорты гасырдан артык тарихка ия. Спортның сәләмәтләндерү өчен уңай тәэсир иткәне инде XVIII-XIX гасырларда ук билгеле булган. Шуннан бирле инвалидлар спортын үстерүгә юнәлгән төрле оешмалар тәзелә. Мәсәлән, 1888 елда Берлинда саңгыраулар өчен беренче спорт клубы оеша.

Беренче һәм икенче дөнья сугышлары миллионлап кешене гарип калдыра.

XX гасырда инде спортны инвалидлар өчен сәламәтләндерү чарасы буларак кына кабул итмиләр. Аны шулай ук ял итү һәм буш вакыт уздыру чарасы буларак та кабул итә башлыйлар. Спорт белән шөгыльләнүдә ярышу теләге дә арта бара. 1948 елда Лондонда узган Олимпия уеннарына багышлап Сток-Мандевиль уеннары (ингл. Stoke Mandeville Games) (хастаханә исеме буенча) үткәрелә. Әлеге уеннарда инвалид коляскада йөрүче спортчылар катнаша. Чараны профессор Сток-Мандевиль хастаханәсе эшчесе Людвиг Гуттман оештыра. 1952 елда Стоук Мандевилль уеннары кабат уздырылына һәм аларда британиялеләрдән башка Нидерландлардан да спортчылар катнаша. Ә бу исә ярышларның халыкара спорт чарасына әйләнүе турында сөйли. Уеннарның рәсми атамасы – Халыкара инвалид коляскада йөрүче спортчылар уеннары (World Wheelchair Games). Әлеге уеннар Паралимпия уеннарын прообразы ролен үти.

1989 елда Халыкара Паралимпия комитеты (ингл. International Paralympic Committee (IPC)) төзелә.

Беренче Паралимпия уеннары 1960 елда Румда уза. Ул чарада 23 илдән килгән 400 спортчы катнаша. Чагыштырыр өчен: Сидней 2000: 123 илдән 4 меңгә якын спортчы.

1976 елда Швециядә беренче кышкы Паралимпия уеннары уздырыла.

Ярышларның бүленүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның төрле яктан инвалид була алуына карап, ярышлар алты категориягә бүленә:

  • ампутация кичергән спортчылар өчен,
  • церебраль паралич авырулылар өчен,
  • инвалид коляскада йөрүчеләр өчен,
  • күз күрү мөмкинчелекләре чикләнгәннәр өчен,
  • Les Autres – башка авырулы (кәрләләр, склероз, тумыштан гарип һ.б.) спортчылар өчен.

Спорт төренә карап бу категорияләр өстәмә рәвештә берничә төргә бүленә. Бу бүленү спортчыларның допинг куллануга чик кую максаты белән дә кулланылына.

Паралимпия уеннары атрибутлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия байрагы

Паралимпия эмблемасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уеннарының эмблемасы күпчелек илләрнең байракларында очраучы кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрдән тора. Төсләрнең һәрберсе Agito (латинча “Мин хәрәкәтләнәм”) формасында. Өч Agito уртак нокта тирәли түгәрәкләнә һәм Җир шарының барлык нокталарыннанспортчыларның катнаша алуын билгели.

Паралимпия девизы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уеннарының девизы: “Җан хәрәкәттә” (ингл. Spirit in Motion).

Паралимпия гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уеннарының гимны булып Тьери Дарнисның "Hymn de l'Avenir" ягъни “Киләчәк гимны” тора. Гимн беренче тапкыр рәсми рәвештә 1996 елның уеннары ачылышы вакытында яңгырый.

Уеннар ачу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уеннары ачылу тантанасы вакытында төрле чаралар уза. Гадәттә тантана ярышларны уздыручы илнең байрагын күтәрүдән һәм милли гимнын уйнатудан башлана. Уеннарны уздыручы ил халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен яктыртучы җырлы, биюле, музыкаль театральләштерелгән тамаша күрсәтеленә.

Тамашадан соң стадионга илләре буенча төркемнәргә бүленеп спортчылар чыга. Күпчелек очракта атлетларның чыгуы уеннарны уздыручы илнең дәүләт теленең алфавит тәртибе буенча бара. Ярышларны уздыручы илнең төркеме иң соңгы чыга.

Шуннан соң сәхнәдән уеннарның рәсми ачылышы турында сүзләр яңгырый һәм стадионга Паралимпия факелы керә. Уеннарны уздыручы илнең спортчысы факелдан махсус кәсәдә ут яндыргач, уеннар ачык, дип игълан ителә.

Уеннар ябу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уеннарының ябылу тантанасы барлык ярышларның тәмамлануыннан соң уза. Уеннар ябылганда стадионга катнашкан илләрнең байраклары чыгарылына, шуннан соң илләр буенча бүленмичә барлык катнашкан спортчылар чыга. Паралимпия байрагы төшерелә. Уеннар рәсми рәвештә тәмам дип игълан ителгәч, Паралимпия утын сүнә.

Бу мәҗбүри чаралар узгач, киләсе уеннар уздыручы ил үзенең гореф-гадәтләрен яктыртучы кыска театральләштерелгән тамаша күрсәтә.

Медальләр тапшыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңүчеләргә медальләр һәрбер ярышларның тәмамлануына бирелә. Гадәттә беренче, икенче һәм өченче урын яулаган спортчылар махсус пьедесталга басып бүләкләнәләр. Медальләр тапшырылгач, җиңүче спортчыларның дәүләт байраклары күтәрелә һәм алтын медаль алган спортчы иленең гимны яңгырый. Медальләр белән бүләкләү тантанасы ярышлар тәмамланган көнне үк уздырыла алмаса, ахыр чиктә бер көн соңрак узарга мөмкин.

Паралимпия спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге Паралимпия спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Кышкы Паралимпия спорт төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паралимпия уздырылган урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Җәйге Паралимпия уеннары Кышкы Паралимпия уеннары
Саннар Урыннар Саннар Урыннар
1960 I Җәйге Паралимпия уеннары Италия байрагы Рум, Италия
1964 II Җәйге Паралимпия уеннары Япония байрагы Токио, Япония
1968 III Җәйге Паралимпия уеннары Израиль байрагы Тел-Әвив, Исраил
1972 IV Җәйге Паралимпия уеннары Алмания байрагы Гейдельберг, Алмания
1976 V Җәйге Паралимпия уеннары Канада байрагы Toronto, Канада I Кышкы Паралимпия уеннары Швеция байрагы Орнсколдсвик, Швеция
1980 VI Җәйге Паралимпия уеннары Нидерландлар байрагы Арнем, Нидерландлар II Кышкы Паралимпия уеннары Норвегия байрагы Гейло, Норвегия
1984 VI Җәйге Паралимпия уеннары Бөек Британия байрагы Сток-Мандевиль, Бөек Британия
АКШ байрагы Нью-Йорк, АКШ
III Кышкы Паралимпия уеннары Австрия байрагы Инсбрук, Австрия
1988 VIII Җәйге Паралимпия уеннары Көньяк Корея байрагы Сеул, Корея IV Кышкы Паралимпия уеннары Австрия байрагы Инсбрук, Австрия
1992 IX Җәйге Паралимпия уеннары Испания байрагы Барселона, Испания V Кышкы Паралимпия уеннары Франция байрагы Альбервиле, Франция
1994 VI Кышкы Паралимпия уеннары Норвегия байрагы Лиллехаммер, Норвегия
1996 X Җәйге Паралимпия уеннары АКШ байрагы Атланта, АКШ
1998 VII Кышкы Паралимпия уеннары Япония байрагы Нагано, Япония
2000 XI Җәйге Паралимпия уеннары Аустралия байрагы Сидней, Австралия
2002 VIII Кышкы Паралимпия уеннары АКШ байрагы Солт-Лейк-Сити, АКШ
2004 XII Җәйге Паралимпия уеннары Греция байрагы Афиннар, Греция
2006 IX Кышкы Паралимпия уеннары Италия байрагы Турин, Италия
2008 XIII Җәйге Паралимпия уеннары Кытай байрагы Пекин, Кытай
2010 X Кышкы Паралимпия уеннары Канада байрагы Ванкувер, Канада
2012 XIV Җәйге Паралимпия уеннары Бөек Британия байрагы Лондон, Бөек Британия
2014 XI Кышкы Паралимпия уеннары Россия байрагы Сочи, Россия
2016 XV Җәйге Паралимпия уеннары Бразилия байрагы Рио-де-Жанейро, Бразилия
2018 XII Кышкы Паралимпия уеннары Көньяк Корея байрагы Пхёнчхан
2020 XVI Җәйге Паралимпия уеннары Япония байрагы Токио, Япония
2022 XIII Кышкы Паралимпия уеннары Кытай байрагы Пекин, Кытай
2024 XVII Җәйге Паралимпия уеннары Франция байрагы Париж, Франция
2028 XVIII Җәйге Паралимпия уеннары АКШ байрагы Лос-Анджелес, АКШ

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]