Потсдам конференциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Потсдам конференциясе latin yazuında])
Зур өчлек
Цецилиенһоф сарае

Потсдам конференциясе - 1945 елның 7 июль-2 августында Потсдам шәһәренең Цецилиенһоф сараенда узган Икенче Бөтендөнья сугышында антиһитлер бердәмлегенең җитәкчеләре сөйләшүләрдә сугыштан соң Аурупаның язмышын билгелиләр. Потстамда Зур өчлек: Сталин, Трумен, Чөрчилл соңгы тапкыр очраша (сөйләшүләр ахырында Чөрчилл урынында яңа сайланган премьер Эттли катнаша).

Зур өчлек 1943 елда Тәһранда, 1945 ел башында Ялтада һәм Потсдамда очраша.

Карарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оккупация вакытында Алманиядә денацификация, демилитаризация, демократизация, децентрализация һәм декартелизация уздырыласы
  • Алманиянең бердәмлеге игълан ителә
  • Алманиядә югары хакимият ССРБ, АКШ, Бөекбритания, Франция кораллы гаскәрләр сәргаскәрләре тарафыннан үз оккупация зонасында башкарыла
  • Алманиянең территориясе кыскартыла, алынган җирләр Польша, ССРБга тапшырыла.
  • Репарация түләүләре билгеләнә
  • ССРБ өч айдан соң Япониягә сугыш игълан итәсе
  • Алдан килешү буенча Корея ССРБ һәм АКШ оккупацион зонасында бүленәсе

Потсдам конференциясендә берекләр арасында килеп чыккан каршылыклар тиздән Салкын сугышка китерә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]