Пылау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пылау latin yazuında])

Пылаумайга салып, тәмләткеч кушып пешерелә торган итле дөгедән торган ашамлык.

Төрле пылаулар була, ләкин аларның барысын да дөгедән, сарык ите, кош ите, йөзем, кишер һәм суган белән пешерәләр. Пылауга борыч һәм лавр яфрагы да салалар.

Пылау өчен дөгене алдан бүрттерергә дә мөмкин, тик аның дөгесе таралып торырга, изелмәскә тиеш. Пылауны, гадәттә, чуен казанда пешерәләр, гадәти казанда, хәтта кәстрүлдә дә пешерергә мөмкин, ләкин савытның төбе калын булырга тиеш. Дөгенең чүбен чистарткач, тозлы салкын суда кул белән уа-уа 3-4 кат юалар, 1-2 сәгать салкын суда тоталар, суын алмаштырып торалар. Дөге бераз бүртеп китә, шуңа күрә ул тигез пешә.

Пылауга сарык, куй мае, туң мае, мамык, көнбагыш мае әйбәт. Иң элек казанны яки калын төпле савытны яхшылап кыздыралар, аннары май салалар, майны бик нык кыздыралар: башта аның карасу төтене чыга башлый, аннары агара төшә, кайнарга тотына. Тәмлерәк булсын өчен башлы суган яки кишер салалар, аннары аларны да, туң май булса сызыгын да алалар.

Майның әзер икәнлеген белү өчен аз гына тоз салып карыйлар. Әгәр ул салуга майдан шартлап атылса, май әзер дигән сүз. Пылауга тоз белән борычны ике тапкыр салалар: зирвак кайнаганда һәм дөге салганда.

"Казан" пылавы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөгене яхшылап чистартып берничә кат кайнар су белән юып бүрттерәләр. Артык тирән булмаган казанга май яки туң май салып эретәләр, өстенә вак шакмаклап яки озынча итеп тураган пешкән ит (сарык, сыер яки яшь ат ите), түгәрәкләп турап кишер һәм суган салалар. Бүрттерелгән дөгене шулар өстенә салып, бераз шулпа өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта болгатмыйча гына 1-1,5 сәгать томалап пешерәләр. Әзер пылауны зур тәлинкәгә бушаталар һәм өстенә кайнар суда йомшарткан йөзем, күрәгә яисә төше алынган өрек сибәләр. Пылауны кеше саен аерым тәлинкәгә бүлеп бирсең дә була.

1 өлешкә: 200 г ит, 65 г дөге, 30 г сары май, 24 г башлы суган, 20 г кишер, 30 г йөзем яки башка җиләк-җимеш, тоз, борыч.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык ашлары. Ю.Ә.Әхмәтҗанов Казан "Раннур" нәшрияты 1999 ел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]