Роза Макагонова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Макагонова latin yazuında])
Роза Макагонова
Туган телдә исем рус. Роза Ивановна Макагонова
Туган 28 октябрь 1927(1927-10-28)
ССРБ, РСФСР, Куйбышев
Үлгән 18 апрель 1995(1995-04-18) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Үлем сәбәбе авыру
Күмү урыны Ховански зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актриса
Эш бирүче Дәүләт кино актеры театры[d]
Җефет Владимир Павлович Басов[d]
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган артисты

Роза Макагонова, Роза Иван кызы Макагонова (рус. Роза Ивановна Макагонова, 1927 елның 28 октябре, ССРБ, РСФСР, Куйбышев1995 елның 18 апреле, РФ, Мәскәү) — совет кино һәм театр актрисасы, РСФСР атказанган артисты (1976).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елның 28 октябрендә Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә туган. Куйбышевның 25нче санлы урта мәктәбен, Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын (рус. ВГИК, Сергей Юткевич һәм Михаил Ромм остаханәсе) тәмамлаган (1951). Студент чагында ук «Авыл укытучысы» (рус. Сельская учительница, «Союздетфильм», режиссер Марк Донской, 1947) фильмында Машенька ролендә, «Мәскәүдән еракта» (рус. Далеко от Москвы, Василий Ажаев романы буенча 1950 елда «Мосфильм» киностудиясендә режиссер Александр Столпер төшергән) фильмында мәктәп укучысы Женя ролендә уйный. 19511990 елларда Киноактер театр-студиясендә (хәзерге Дәүләт киноактер театры) хезмәт итә. Каты холыклы, үз сүзен итә торган көчле хатын-кызларны уйный.

1953 елда Анатолий Граникның «Ленфильм» киностудиясендә балалар өчен төшерелгән «Алеша Птицын холык ныгыта» (рус. Алеша Птицын вырабатывает характер) комедиясендә студент-практикант Ольга Васильевна ролендә төшә.

1950 еллар ахырында ире, режиссер Владимир Басов куйган фильмнарда уйнап, киң танылу ала: «Батырлык мәктәбе» (рус. Школа мужества, «Мосфильм», режиссерлар Владимир Басов, Мстислав Корчагин, 1954) фильмында Верка роле, «Әмирлекнең җимерелүе» (рус. Крушение эмирата, «Мосфильм», «Үзбәкфильм», режиссерлар Владимир Басов, Латыйф Фәйзиев, 1955) фильмында Настенька ролендә, «Гадәти булмаган җәй» (рус. Необыкновенное лето, «Мосфильм», 1957) фильмында театр актрисасы Аночка Парабукина роле.

Бик популяр булып киткән актриса экраннардан ун елга (19631973) югалып тора. Моңа үпкә чиренең көчәеп китүе (Мәскәү туберкулез институтында дәвалана), стресслар, иреннән аерылу сәбәпче була. Экранга кабат 1973 елда гына чыга: кинорежиссер Константин Воиновның «Дача» комедиясендә («Мосфильм», 1973) Лена ролендә уйный.

Соңгы уйнаган роле — 1993 елда Николай Чирукның «Сезнең бармаклардан ладан исе килә» («Ваши пальцы пахнут ладаном !», «Центрнаучфильм») комедиясендәге әби роле.

Киноактер театр-студиясе куйган спектакльләрдә, мультфильмнарга тавыш яздыруда һәм чит ил (Һиндстан, Польша, Италия, Франция, АКШ) фильмнарын рус теленә тәрҗемә итүдә актив эшли.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире (1949 — 1958 елларда) — Владимир Басов (Владимир Павел улы Басултайнен) (1923-1987), совет кино актеры һәм режиссеры. ВГИКта бергә укыганнар, 3нче курста өйләнешкәннәр. Уртак балалары булмаган. Ире 1958 елда икенче гаилә кора: киноактриса Наталья Фатеевага өйләнә.
Икенче ире (җиде ел дәвамында) –— дәүләт хезмәткәре[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1976 — РСФСР атказанган артисты

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Октябрьдә кабынган йолдызлар. Роза Макагонова. «Сөембикә», 2017 ел, октябрь, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Куда бы я ни уехала, к тебе вернусь вытирать слезы». «Рязанские ведомости», 12.07.2001