Рубен Восканов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рубен Восканов latin yazuında])
Рубен Восканов
Туган 1 июнь 1891(1891-06-01)
Полторацк
Үлгән 29 октябрь 1938(1938-10-29) (47 яшь)
Сарытау
Милләт әрмән
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре сәясәтче, фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Рубен Восканов (Восканян) (рус. Рубен Айрапетович Восканов (Восканян), 1 июнь 1891(18910601) (1894[1]?), Полторацк, Каспий арты өлкәсе, Рәсәй империясе29 октябрь 1938, Сарытау, РСФСР, ССРБ) — Совет фирка-дәүләт эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908-1913 елларда телеграфчы (Нәмәнгән[2], Велисцихе[3]), телеграфчы-нәзәрәтче (Яулах ыстансасы, Кавказ арты тимер юлы), 1913-1917 елларда Амур тимер юлы ыстансларында телеграфчы-нәзәрәтче, Малоградово, Посьет ыстансаларында телеграф ыстансасы мөдире. 1914 елдан БК(б)Ф әгъзасы. Ватандашлар сугышында катнашкан. 1920-1922 елларда Кавказ артында, ӘССР элемтә юллары, аннары почта һәм телеграф халык кәмисәре. 1922-1923 елларда Төркистанда РСФСР ЭЮХК вәкәләтлесе урынбасары, аннары вәкәләтле. 1923-24 елларда БК(б)Фнең Башкортстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе. 1924-1925 елларда Алтай краенда шул ук вазыйфада. 1927 дән БК(б)Фнең Каспий арты, 1928 дән — Казакъ крайлары, 1929 дан — Гурьев округ комитетлары хезмәткәре. 1932 дән башлап БК(б)Фнең Көньяҡ Казакъстан край комитеты беренче сәркәтибе. 1933 тән алып Екатеринослав һәм Тум тимер юлларында эшли, 1935 тән СССР элемтә юллары халык кәмисәриятенең Көньяк-Көнчыгыш төзелеш материаллары тресты башлыгы ярдәмчесе (Сарытау).

1937 нең 2 февралендә кулга алына. «Шура хакимиятенә каршы оешма әгъзасы булуда һәм корткычлык эшчәнлеген алып бару»да гаепләнгән. 1938 нең 29 октябрендә ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән атып үтерелүгә хөкем ителгән. Мәхкәмә карары шул ук көнне гамәлгә ашырылган.

1957 нең 28 ноябрендә ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән акланган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]