Рәхилә Мифтахова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәхилә Мифтахова latin yazuında])

Рәхилә Мифтахова
Туган 7 октябрь 1940(1940-10-07)
Хуҗайлы, Хуҗайлы районы[d], Каракалпак Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, Үзбәкстан ССР, СССР
Үлгән 8 гыйнвар 2000(2000-01-08) (59 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре опера җырчысы

Рәхилә Мифтахова (Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтахова, 7 октябрь 1940(1940-10-07), Хуҗайлы, Хуҗайлы районы[d], Каракалпак Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, Үзбәкстан ССР, СССР8 гыйнвар 2000(2000-01-08) (59 яшь), Казан, Россия) — опера җырчысы, педагог, РСФСРның атказанган әртисе (1981), ТРның халык әртисе (1993).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елның 7 октябрендә Каракалпак АССРның Хуҗайлы шәһәрендә туа. 1946 елда гаиләсе белән Пермьгә күчеп килә, анда мәктәпне тәмамлый. 1963 елда Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт консерваториясендә эшли. Укытучылары Н. Г. Лившиц, Н. Н. Лучинина, З. Г. Бәйрәшева, К. З. Щербинина төрле елларда була.

1962 елның декабреннән Рәхилә Мифтахова Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында стажер булып эшли. 1968 елдан, Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, театр солисты.

1971-1978 елларда музыка училищесында укыта. 1985-1999 елларда - Казан мәдәният һәм сәнгать институты педагогы, 1997-2000 елларда — соло җырлау кафедрасы мөдире, профессор.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәхилә Мифтахова 32 ел сәхнә тормышында 50дән артык опера партиясен башкарды, шул исәптән: Джильда («Риголетто»), Маргарита («Фауст»), Аида («Аида»), Марфа («Царская невеста»), Мадам Баттерфляй («Чио-Чио-сан»), Лиза («Пиковая дама»), Татьяна («Евгений Онегин»), Ярославна («Князь Игорь»), Леонора («Трубадур»), Розина («Севильский цирюльник»), Әлфия («Самат»), Бибисара («Җиһангир»), язучы хатыны («Җәлил»), Каракаш («Алтынчәч»), Сәрвәр («Башмакчыклар»), Розалинда («Летучая мышь»), княгиня Воляпюк («Сильва»).

Опера партияләреннән тыш, җырчы репертуарында татар композиторлары Сәйдәшев, Мозаффаров, Вәлиуллин, Җиһанов, Яхинның камера әсәрләре, бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырьләренә романслар һәм җырлар яңгырады.

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСРның атказанган артисткасы (1981)
  • Татарстан Республикасының Халык артисткасы (1993)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]