Рөстәм Тарико

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Тарико latin yazuında])
Рөстәм Тарико
Туган телдә исем Рөстәм Василий улы Тарико
Туган 17 март 1962(1962-03-17) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт элемтә юллары универстиеты[d]
Һөнәре бизнесмен
Балалар улы Рөстәм (2007),
кызлары Ева, Анна (2003), Роза (2021)

Рөстәм Тарико, Рөстәм Василий улы Тари́ко (рус. Рустам Васильевич Тари́ко, 1962 елның 17 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә) — бизнесмен, уңышлы эшмәкәр, «Русский стандарт» брендының нигезләүчесе һәм хуҗасы, «Банк Русский Стандарт» ЯАҖ директорлар шурасы рәисе. Үзенең эффектлы бизнес стилен булдырган һәм гамәлгә ашырган эшмәкәрләргә бирелүче «Бизнес - стиль» премиясе лауреаты. 2009 елда чиста кереме — $ 1,9 млрд, 2015 елда - $ 1,1 млрд.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Фотолары.

1962 елның 17 мартында Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган. Бер яшьтә чагында, әти-әнисе аерылышкан. Рөстәмне (хәзер Италиядә яшәүче) әнисе Роза Нәҗип кызы берүзе үстергән. Беренче хезмәт хакын Рөстәм мәктәптә укыганда, ансамбльдә гитарада уйнап-җырлап, эшләп алган. Минзәләнең 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, 17 яшендә Мәскәүгә китә, беренче елны укырга керә алмый, урам себерүче булып урнаша. 1989 елда Мәскәү транспорт мөһәндисләре институтын (рус. МИИТ) тәмамлый. Татар, рус, инглиз, итальян телләрен камил белә.

Бизнесы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елда «Бизнес тур» агентлыгында эшли башлый (Италиядән килгән бизнесменнарны, туристларны «Россия» кунакханәсенә урнаштыру белән шөгыльләнә), 3 ел эчендә Италиянең Ferrero (шоколад конфет) һәм Martini & Rossi (эчемлек) компанияләре консультанты дәрәҗәсенә үсә.

1992 елда Martini, Smirnoff аракысы һәм Johnie Walker виские кебек затлы алкоголь продукциясе белән сәүдә итүче Roust Inc. компаниясен ачып, шәхси бизнесына нигез сала[1], доллар миллионерына әверелә. Roust Санкт-Петербург, Татарстан, Польшадагы заводларны берләштереп, затлы аракы («Русский стандарт», «Журавли», «Зеленая марка», «Маруся»), «Ганча» күбекле виносы һәм вермуты (Gancia, Италия), «Гленфиддик» виские (Glenfiddic, Шотландия), «Вайт Холл» ликеры (WhiteНall, Голландия), «Реми Мартин» коньягы (Remy Martin, Франция) һ.б. иң эре (Diageo британ компаниясеннән кала) җитештерүчегә һәм дистрибьюторга әйләнә[2].

1998 елда «Русский Стандарт» компаниясен нигезли, хәзер эре корпорация (холдинг), берничә компанияне берләштерә: «Русский Стандарт Водка», «Банк Русский Стандарт» (1999 елда Агрооптбанкны сатып ала, исемен «Русский стандарт»ка үзгәртә, РФда беренчеләрдән булып, сатып алучыларга кибеттә үк кредит бирү белән шөгыльләнә башлый) һәм «Русский Стандарт Страхование».

2000 елда («Русский Стандарт» банкы директорлар шурасы рәисе чагында) Франциядә INSEAD бизнес-мәктәп тәмамлый.

2001 елда «Русский Стандарт» банкы табышка эшләүче оешмага әверелә, 2004 елның ахырына сатып алучылаларга кредит бирү буенча ныклы (Саклык банкыннан кала) 2нче урынны ала.

2006 елда, премиум-класс аракысын һәм «Русский Стандарт» брендын халыкара сәүдә мәйданына чыгару өчен, Vodka.com һәм Vodka.ru интернет-доменнарын сатып ала.

2011 елда Польшаның СEDC алкоголь холдингы Р. Тарико кулындагы Roust Tradingка күчә, нәтиҗәдә «Русский стандарт» уннан артык дөньяда билгеле аракы маркасына ия була.

2015 елда, финанс кыенлыкларын җиңү өчен, кайбер активын һәм яхтасын сатарга мәҗбүр була.

2016 елда «Союзплодимпорт» белән РФ территориясендә «Зубровка» аракысын җитештерү һәм сату буенча 10 елга килешү төзи.

Минзәләдә Балалар иҗаты йорты

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РФ бизнесменнарыннан беренче буларак, шәхси Boeing (Боинг) очкычы сатып ала һәм очкычны бары тик үзе идарә итә. Сәгатенә 90 миль (144 км) тизлек белән йөзә алучы «Terrrible» көймәсе хуҗасы. Италиянең Сардиния утравында вилласы, Майами-Бичта утары бар.

Минзәләдә Балалар иҗаты йорты (рус. Дом детского творчества) төзеп биргән. Николай соборын өр-яңадан кору өчен акча биргән.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә язылышкан хатыны юк. Балалары: игезәк кызлары Ева, Анна (2003, әниләре — модель Татьяна Осипова), улы Рөстәм (2007, әнисе — «Мисс Мордовия-2004» Алёна Гаврилова), кызы Роза ((2021, әнисе «Мисс Россия — 2018» Юлия Полячихина) [3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]