Солтан Бикәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан Бикәев latin yazuında])
Солтан Бикәев
Туган 25 декабрь 1916(1916-12-25)
Габдрәшит, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 октябрь 2006(2006-10-08) (89 яшь)
Уфа, Россия
Күмү урыны Башкортстан
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Н.М. Сибирцев исемендәге Аксён агросәнәгать көллияте
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Хәсән күле бәрелеше[d], Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә полковник

Солтан Бикәев (Солтан Хәмит улы Бикәев, 25 декабрь 1916(1916-12-25), Габдрәшит, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе8 октябрь 2006(2006-10-08) (89 яшь), Уфа, Россия) — СССР Каһарманы (1944). Украина территориясендә барган сугышларында батырлык күрсәткән.

2007 елда Уфаның 1 нче санлы һөнәри лицеенә Бикәев исеме бирелгән.[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БИКИЕВ СОЛТАН ХӘМИТ УЛЫ Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит авылында туа. Милләте - башкорт. 1936 елда авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый, Башкортстанның игенчелек халык комиссариатында кече зоотехник булып эшли. Кызыл Армия сафларына 1936 елда алына. Хәсән күле янында 39 нчы укчылар корпусының 32 нче укчылар дивизиясе составында батальон политругы сыйфатында япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1939-40 еллардагы Совет-фин сугышында, пулемётчылар отделениесе командиры буларак, үтә ныгытылган Маннергейм линиясен өзүдә катнаша. 1940 елда С.Х. Бикиев Свердловскида хәрби-сәяси училище тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы башланганчы дивизия политругы, сәяси бүлек начальнигы ярдәмчесе булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы фронтында 1941 елның 22 июненнән – 216 нчы механикалаштырылган дивизиянең 134 нче танк полкында батальон командирының сәяси часть буенча урынбасары вазыйфасында.

Старо-Константиновка, Умань, Каховка, Запорожье районнарында сугышларда катнаша. Соңрак полкның партбюро секретаре, танк батальоны командиры, Төньяк Кавказ фронтында йомышчы офицер булып хезмәт итә. 1943 елның сентябреннән 1944 елның июненә кадәр – II Украина фронтының 1 нче механикалаштырылган корпусы 219 нчы танк бригадасында танк батальоны командиры урынбасары. Харьковны, Белгород, Кременчугны азат итүдә, Днепрны кичүдә катнаша. 1943 елның 2 октябренә каршы төндә капитан Солтан Бикиев Украинаның Днепропетровск өлкәсе Солошино һәм Мишурин Рог авыллары янында 30 танк белән беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичә. Ярга чыгу белән үк танкчылар елганың уң ярында плацдарм яулап алган безнең пехотаны чигендерергә тырышкан гитлерчыларга һөҗүм ясый. Сугыш өч көн дәвам итә. Батальон немецларның 19 контрһөҗүмен кире кайтара, дошманга зур зыян сала. Фашистларның 18 танкы, 20 тубы, 5 миномёт батареясе, 45 пулемёт ноктасы яндырыла, 800 тирәсе солдаты һәм офицеры үтерелә. 1945 елның 24 июнендә курку белмәс офицер-танкчы Мәскәүнең Кызыл мәйданында тарихи Җиңү Парадында катнаша.

Сугыштан соң С.X. Бикиев Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1947 елда ул Бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр хәрби академиясен тәмамлый. Белоруссия хәрби округының 8 нче механикалаштырылган дивизиясе 74 нче авыр танклар полкында танклар һәм үзйөрешле җайланмалар батальоны командиры, полк командиры урынбасары булып хезмәт итә.

1962 елдан полковник С.X. Бикиев – запаста, ә аннары отставкада.

1962–1966 елларда Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының оештыру бүлеге инспекторы, 1966–1992 елларда – Башкортстан АССРның Министрлар Советы каршындагы 2 нче типография директоры булып эшли. Уфа шәһәрендә яши, 1992 елдан – Башкортстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетының актив әгъзасы, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены тулы кавалерлары секциясе рәисе. Солтан Бикиев яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча зур эш башкара. 22 томлы «Хәтер» республика китабын, «Алар җиңеп кайтты» дигән күптомлы хезмәтне әзерләүдә һәм чыгаруда, Башкортстанда туган Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены тулы кавалерлары турында «Аларның батырлыгы – үлемсез» китабын чыгаруда катнаша.

2006 елның 8 октябрендә вафат була. Туган авылында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Почет орденнары белән бүләкләнгән.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]