Стандарт модель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стандарт модель latin yazuında])
Стандарт модель
Сурәт
Кыскача исем SM, СМ һәм SM
Схематик иллюстрациясе
 Стандарт модель Викиҗыентыкта
⚙️  Квант механикасы

Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Стандарт модельдә төрле кисәкчеләр арасында тәэсир итешү
Стандарт модельнең элементар кисәкчекләре: матдәнең өч буыны (кварклар - шәмәхә төсе, лептоннар - яшел), калибр бозоннары (кызыл) һәм Һиггс бозоны (сары)
Кисәкчекләрнең төрләре

Стандарт модель (tat.lat. Standart model(үле сылтама)) - Элементар кисәкчекләр физикасының теоретик төзелеше, бөтенесе элементар кисәкчекләрнең электромагнит, зәгыйфь, көчле тәэсир итешүләрен тасвирлый.

Стандарт модель - Барлык теориясе түгел, чөнки Стандарт модель кара матдәне, кара энергияне һәм гравитацияне тасвирлый алмый.

1980 елларда үткәрелгән тәҗрибәләр нәтиҗәсендә ике арадагы вектор бозоннары табылган һәм Стандарт модельнең нигезләренең төзелеше тамамланган.

Ләкин 2002 елда ачылган нейтринлы тирбәнешләр Стандарт модельне киңәйтергә таләп иткән.

2012 елда Һиггс бозоны ачылганнан соң Стандарт модель тарафыннан фаразланган элементар кисәкчекләр исемлеге тәмамланган.

Нигезләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стандарт модель түбәндәгечә кагыйдәләрдән тора:

Бөтен матдә 24 фундаменталь 1/2 спинлы квант кырларыннан тора, аларның квантлары:

  • кисәкчекләр-фермионнар - 6 лептон (электрон, мюон, тау-лептон, электронлы нейтрино, мюонлы нейтрино һәм тау-нейтрино)
  • 6 кварк (u, d, s, c, b, t) һәм 12 аларның антикисәкчеге. Кварклардан адроннар тора, шул исәптә нейтроннар һәм протоннар - ягъни атом төшләре.
  • кварклар көчле, зәгыйфь һәм электромагнит тәэсир итешүләрдә катнашалар
  • коргылы лептоннар (электрон, мюон, тау-лептон) зәгыйфь һәм электромагнит тәэсир итешүләрдә катнашалар
  • нейтрино зәгыйфь тәэсир итешүдә генә катнаша
  • Бөтенесе өч тәэсир итешү - мөһим симметриянең постулаты нәтиҗәләреннән килеп чыга - Галәмебез өч калибрлаучы үзгәрешкә карата симметрияле булып кала.
  • Тәэсир итешүләрнең таратучылар - бозоннар:
  • 8 глюон - көчле тәэсир итешү өчен (Симметрия төркеме SU(3))
  • 3 авырлы калибр бозоны (W+, W, Z0) - зәгыйфь тәэсир итешү өчен (Симметрия төркеме SU(2))
  • бер фотон электромагнит тәэсир итешү өчен (Симметрия төркеме U(1))
  • Электромагнит һәм көчле тәэсир итешүдән аермалы буларак зәгыйфь тәэсир итешү төрле буынлы фермионны куша, аның нәтиҗәсендә кисәкчекләрнең стабильсезлегенә, СР-инвариантлыгының бозуына һәм нейтринлы тирбәнешкә китерә.
Стандарт модельнең тышкы параметрлары:
  • лептоннар массалары (3 параметр, нейтрино массасыз булып санала), кварклар массалары (6 параметр) - шушы параметрлары (массалар) кисәкчекләрнең кырлары Һиггс бозонының кыры белән тәэсир итешү нәтиҗәсендә килеп чыга
  • Кварклар электр-зәгыйфь кыр белән тәэсир итешү константлары (кушу почмаклары, СР-симметриянең бозуы комплекс фазасы)
  • Һиггс кыры параметрлары - Һиггс бозоны массасы белән бәйләнгән
  • Тәэсир итешү өч константасы - U(1), SU(2) һәм SU(3) калибрлаучы төркеменә бәйле - электромагнит, зәгыйфь һәм көчле тәэсир итешү интенсивлыгын билгели.
  • Искәрмә: Нейтринлы тирбәнешләр ачылганнан соң Стандарт модельгә тагы 3 нейтрино массасы, 4 нейтрино кушуы параметрларын өстәргә кирәк.
Төрле көчләрнең чыгышы Стандарт модель буенча: калибр бозоннарының төрле тәэсир итешүе. Фейнман диаграммалары

Җитешсезлекләр һәм Яңа физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стандарт модельнең фаразлары төрле тәҗрибәләрдә яхшы яклана, ләкин 2000 елларда Стандарт модель тарафыннан тасвирламаган кайбер тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре килеп чыкканар.

Стандарт модельдә - хәзерге вакытта баш кисәкчекләрнең теориясе булуына карамастан, кайбер җитешсезлекләр бар - гравитацияне тасвирламау һәм бик күп тышкы параметрлар. Шуңа күрә Стандарт модельдән тыш физика яки Яңа физика - теоретик эшләүләр дә бар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]