Сәрдар Азмун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәрдар Азмун latin yazuında])
Сәрдар Азмун
Туган телдә исем фар. سردار آزمون
Туган 1 гыйнвар 1995(1995-01-01)[1] (29 яшь)
Гөнбәде-Кабус, Мазандаран, Иран
Ватандашлыгы  Иран
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Ростов, Сепахан[d], Рубин, Иран милли 17 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Иран милли 20 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Иран милли аяк тубы җыелмасы

 Сәрдар Азмун Викиҗыентыкта

Сәрдар Хәлил улы Азмун (фар. سردار آزمون; , 1995 елның 1 гыйнвары, Гөнбәде-Кабус, Мазандаран, Иран) — Иран футболчысы, «Зенит» клубы һәм Иран милли футбол җыелмасы һөҗүмчесе. Өч тапкыр Россия чемпионы (2018/2019, 2019/2020, 2020/2021), Россия чемпионатының көмеш призчысы (2015/2016), 2018 елгы дөнья чемпионатында чыгыш ясаучы.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда «Ростов» клубы өчен уен вакытында
«Зенит» клубы белән беренче тренировка вакытында

Сәрдар Азмун футбол белән 9 яшьтән шөгыльләнә башлый. 11 яшендә беренче тапкыр 12 яшькә кадәргеу енчылар өчен Иран җыелма командасына чакырыла. 15 яшьтән Иран чемпионатының югары дивизионындагы «Сепахан» Исфәһан клубы өчен чыгыш ясый.

«Рубин»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның «Рубин» клубы составына 17 яшендә, 2012 елның декабрендә күчә. Ул чит ил клубы өчен чыгыш ясаучы тарихтагы иң яшь Иран уенчысы була[2]. «Рубин» өчен беренче рәсми матчны 2013 елның 25 июлендә Европа Лигасында Сербиянең «Ягодина» клубына каршы уйный. 29 августта «Мольде»га каршы Европа Лигасы матчында алмашка чыга һәм 84 нче минутта гол кертә[3].

2013 елның 6 октябрендә үз кырында «Анжи»га каршы матчта 73 минутка алмашка чыгып, Россия чемпионатында дебют ясый, икенче таймның өстәлгән минутында «Рубин» өчен РФПЛда беренче голын кертә. 2013/14 елда Россия чемпионатында Азмун 14 матч уйный һәм 4 гол кертә. 2014/15 елда Россия чемпионатының 13 матчында 1 туп кертә һәм ике сары карточка ала.

«Ростов»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның февралендә «Ростов» клубына сезон ахырына кадәр аренда хокукларында күчә[4]. 8 март көнне «Локомотив»ка каршы уенда дебют ясый[5]. 16 март көнне «Кубань»га каршы матчта беренче гол кертә. 2015 елның июлендә «Ростов» белән яңа аренда килешүенә кул куя, ул 2015/2016 сезон ахырына кадәр исәпләнгән була. 2015/16 сезонында команда белән Россия чемпионатының көмеш медален яулый. 25 матчта уйный, 9 гол кертә.

2017 елның җәендә Азмун «Рубин»га әйләнеп кайта. «Рубин»га күчкәннән соң, ике сезон эчендә Россия чемпионатында 40 матч уйный һәм 10 гол кертә. 2019 елның 1 февралендә «Рубин»нан китеп, «Зенит» клубына күчә[6].

«Зенит»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 1 февралендә «Зенит» белән 3,5 еллык контрактка кул куя[7]. 12 февральдә Европа Лигасының 1/16 финалының беренче матчында «Фенербахче»га каршы матчта (0:1) чыгып, дебют ясый. 2019 елның 21 февралендә җавап матчта (3:1) беренче тапкыр старт составында чыга, Магомед Оздоевка гол тапшыра һәм ике туп кертә. 22 февральдә Европа Лигасында атна уенчысы дип таныла[8]. 2 март көнне РПЛның «Урал»га каршы дебют күчмә матчында Азмун старт составында чыга һәм җиңү китергән туп кертә (1:0). 2018/19 сезонында Россия чемпионатының алтын медален яулый.

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вьетнам җыелмасы белән уен вакытында, 2019 ел

Иранның яшьләр җыелма командасы (20 яшькә кадәр) өчен чыгыш ясый. Аның составында 2012 елда бердәмлек кубогының иң яхшы бомбардиры була (алты матчта 7 гол кертә)[9].

2013 елның октябрендә беренче тапкыр Иранның футбол буенча милли җыелма командасына чакырыла[10]. Ул 2014 елның 26 маенда Черногория җыелмасы белән иптәшләрчә матчта 60 нчы минутта кырга чыгып, җыелма команда өчен дебют ясый. 2014 елның 18 ноябрендә Көньяк Кореяга каршы иптәшләрчә матчта, матчның 68 минутында җыелма команда өчен беренче гол кертә.

2015 елның гыйнварында Азия Кубогына гаризага кертелә. Бәхрәйн белән беренче матчта 75 нче минутта алмашка чыга, Иран җыелма командасы 2:0 исәбе белән җиңә. Футболчы Катар белән матчның старт составында чыгу хокукына лаек була, 52 минутта гол кертә[11].

2018 елның декабрендә 2019 елгы Азия Кубогына гаризага кертелә. 7 гыйнварда төркем этабының беренче матчында Йеменга каршы уенның (5:0) 53 минутында гол кертә. Төркем этабының икенче матчында Вьетнам җыелма командасына каршы 38 һәм 69 минутта Азмун керткән ике гол 2:0 исәбе белән җиңү яуларга мөмкинлек бирә. Чирекфинал матчында Кытай җыелма командасына каршы (3:0) икенче голны кертә.

2018 елда Росииядә узган футбол буенча дөнья чемпионатында катнаша.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе, Хәлил Азмун, Иран волейбол җыелма командасы өчен чыгыш ясый, апасы шулай ук Иранның волейбол җыелма командасы өчен уйный, әнисе — волейбол тренеры[12]. Милләте буенча төрекмән[13].

Төркмән дөньясы Гуманитар Ассоциациясенең һәм Санкт-Петербургтагы «Мекан» Төркмән мәдәнияте җәмгыятенең мактаулы әгъзасы[14].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия байрагы «Ростов»

Россия байрагы «Зенит»

  • Россия чемпионы (3): 2018/19, 2019/20, 2020/21
  • Россия Кубогы иясе: 2019/20
  • Россия Суперкубогы иясе (2): 2020, 2021

Иран җыелмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Көнбатыш Азия футбол федерациясе Кубогы иясе (17 яшькә кадәр): 2009
  • 2019 елгы футбол буенча Азия Кубогының бакыр призёры

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия чемпионатының иң яхшы бомбардиры: 2019/20 (17 гол)
  • Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә: № 1 — 2019/20, 2020/21, № 2 — 2018/19, № 3 — 2015/16
  • Бердәмлек Кубогының иң яхшы бомбардиры: 2012

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Inter Milan, Benfica and Rubin Kazan are waiting for the youngest Legionnaire of Iran’s Football. Persian League (2012-12-07). әлеге чыганактан 2013-09-06 архивланды.
  3. Рубин-Мольде 3:0 — онлайн трансляция матча. Championat.com (2013-08-29). әлеге чыганактан 2013-09-15 архивланды.
  4. Нападающий ФК «Рубин» Азмун перешел в «Ростов» на правах аренды
  5. Ростов-Локомотив, archived from the original on 2018-07-01, retrieved 2021-09-18 
  6. Футбол. Официально: Азмун перешел из «Рубина» в «Зенит». News.sportbox.ru (2019-02-01).
  7. Лидерство в сборной Ирана, карьера под руководством Бердыева и другие факты о Сердаре Азмуне. Официальный сайт ФК «Зенит» (Санкт-Петербург) (2019-02-02).
  8. Азмун признан лучшим игроком недели в Лиге Европы. Чемпионат (2019-02-22).
  9. Рубин подписал Сердара Азмуна. Sport.ua (2012-12-12).
  10. Форвард «Рубина» впервые вызван в сборную Ирана
  11. Нападающий «Рубина» Азмун принес победу сборной Ирана на Кубке Азии Gazeta.ru
  12. Дар Сердара 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
  13. Сердар Азмун: «Для меня будет честью посетить Туркменистан»
  14. Футболист «Зенита» Сердар Азмун посетил Дни туркменской культуры в Санкт-Петербурге

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]